Гомеремдә 5 мәртәбә «мин үләм, ахрысы» дип әйтергә туры килде. Беренчесе – 18 яшьтә кич белән өйгә кайтып барганда, артымнан эт кугач; икенчесе – дус кызым белән басмадан атлап барганда, яртылаш суга төшеп киткәч; өченчесе – беренче тапкыр бала тапканда; дүртенчесе – 50 яшьтә электр чыбыгына яшен суккач; ә бишенчесе – чегән билгеле бер гомер озынлыгы юрагач.
Дус кызым Сиринә белән 23 яшьләрдә Казанга базарга барган идек. Ул вакытта безгә ул бик зур вакыйга иде. Хәзер генә ул Казанга көнендә барып, кичкә кире кайтарга мөмкин.
«Чегәннәр акчага гына кешенең киләчәген әйтә» дип уйлый идем. Бусы бигрәк башка төрле булып чыкты. Бездән бернәрсә сорамады да, начарлык та, яхшылык та теләмәде. Бары тик без аның яныннан узып барганда, башын селкеп, «76 и 79 лет» диде. Без Сиринә белән бер-беребезгә карадык.
Ник алай дип әйтте ул? – дим.
Күзенә карама, күзенә карама, күзенә карама... – дип кабатлады дустым.
Мин үзем тәвәккәл кыз булганга, исем дә китмичә, артыма борылдым. Теге чегән хатыны авызын ерган һәм каш астыннан гына кара күзләрен миңа төбәгән. Тәнем буенча каз тәннәре йөгерде, йөрәгем «жу» итте.
«Лет» ди, димәк «яшь» дигән сүз бит инде ул. Шуның кадәр яшәячәкбез, димәк!
Ууу... 80гә кадәр яшәгәч, бик әйбәт инде. Озак, – дип шатландым.
Тик кайсыбыз – 76ны, ә кайсыбыз 79ны тутырачак соң?
Карыйбыз инде. Чегәннең сүзләре чынга ашамы икәнне әле тагын дистә еллардан соң гына беләчәкбез икән.
Ул чакта чегән әйткән гомер озынлыгы бик озак тоелды. Ул вакытта безнең барысы да алда сыман, гомер шундый озын кебек иде.
Тукта, – дидем дә, Сиринәгә карадым, – Барыйк әле кире чегән янына. Кызык бит! Бәлки, тагын берәр нәрсә сораргадыр? Мин беренче тапкыр чегәнне күрәм, – дидем.
Алдама инде. Җәй көне генә һәрбер йорт капкасына шакып, мендәрләрен тәкъдим итеп йөрделәр.
Алары – бизнес-чегәннәр. Бусы күрәзәче сыман!
Бусына да акча кирәк инде, – дип каршы төште Сиринә.
Дус кызымның куркак икәнлеген мин күптәннән белә идем. Шуңа күрә, аның бу сыйфатына игътибар бирмичә, чегән янына чаптым. И-и, ул чактагы без яшьләрнең русчасы! Барлыгы 50 сүзләп белгәнбездер. Ә мин үземне төшеп калганнардан санамый идем. Чегән янына килдем дә, шатырдатып:
Как жизнь? – дидем. Монда аның хәлен түгел, ә үземнекен сорашу идем. Берүк дөрес аңлагыз. Чегәннән беркем дә беркайчан да хәлләрен белешми.
Чегән болай да зур күзләрен тагын да зуррак итеп ачып, миңа карады.
Твоя жизнь – сплошная боль. Но ты сильная. Справишься.
Шушы сүзләреннән соң кул селтәдем. Ник алардан күбрәк сораган саен, алар начар әйберләрне күбрәк әйтәләр соң? Әйтсен иде шунда: «Озын бәхетле гомер кичерәчәксең», – дип. Яисә алар акча биргәч кенә күңелне күтәрәләрме?
Сиринә безнең арттан ерактан гына күзәтеп торды. Аннары «кил» дип кулын селки башлады. Куркак инде, куркак.
Мин янына йөгердем. Ул күтәреп басып торган пакетларны кулыннан алдым.
Күп күтәрмә, авыр була. Яртысын монда бир.
И Сиринә, безгә әле 80гә кадәр яшисе дә яшисе! Нәрсәдән куркырга хәзер? Авыр күтәргәч тә ярый.
Барыбер бу чегән хатыны күңелне күтәрде бит! Гомерем буе бернәрсәдән курыкмыйча яшәдем. Шатырдатып, әйтәсе сүземне әйттем, шатырдатып, җир җимереп эшләдем. Киягә чыктым, 5 бала таптым. Әмма 30 яшендә кинәт кенә ирем үлде. Нәрсә булганын белмичә дә калдык. Аның беркайчан да сәламәтлеге белән проблемалары юк иде. Кайнана гына, өзгәләнеп:
И-и, улым яшүсмер чагында теше сызласа да авыртканын сөйләми иде бит. Бите шешеп чыгып, үзебез күргәч кенә, күпме нужарганын аңлый идек. Юк, мескенгә салышырга яратмады ул. Менә шул гадәте аны әрәм итте дә инде, –диде.
Ирем үлгәннән соң, гомерем чынлап та «боль» икәнлегенә төшендем. Минем җилкәмдә 5 бала калды. Аларны аякка бастырыр өчен күп көч куярга кирәк бит. Билгесезлек мине куркытты. Борчылу чәчемне агартты. 40 яшьләрдә инде мин чын әбиләр кебек идем. Шуңа күрә, яулык бәйләп йөри башладым. 2 кызым, 3 улым бар. Аларны һәрберсен мәктәптә укытып чыгып, уку йортларына керттем. Үземне чын герой итеп хис иттем.
Ирсез гомер итү бөтен авыр эшкә дә өйрәтте. Чүкеч алып кадаклый идем, балта алып утын ярдым, сыер асрадым, үгезне чылбырга бәйләп абзарда тоттым. Чылбыры өзелсә, үзем аны буйсындырып, туктата идем. Чынлап та, бернәрсәдән дә курыкмадым. Кичләрен генә күңел тулган чаклар булды. Минем дә бит күңелемдәге кыз баланың иркәләнәсе, юанасы, кемгәдер башны куеп, көчсез буласы килде. Шулай рәхәтләнеп үзеңә еларга мөмкинлек бирәсең дә, иртән тагын, кулыңа юан саплы көрәк тотып, киртәдә терлек астын көрисең.
Сиринәнең гомере бәхетлерәк булды. Алар тормыш иптәше белән тигез гомер кичерделәр. Хәтта ире аннан бер яшькә күбрәк тә яшәде.
Без аның белән яшь чакта очраткан чегәнне бер дә онытмадык. Күрешкән саен аны искә алып сөйли идек. Сиринәгә 50 тулганда:
Куркыныч иде ул чегән, зараза, әйе бит? Өнне ала торган. Бер төнне бастырылдым әле. Шул чегән буып маташты! – ди.
Артык күп уйлыйсыңдыр син аны.
Ю-юк, уйлаганым юк. Көндез эш белән мәшгуль булып йөрим. Күрешкәч кенә, искә төшерәм. Ул беләсеңме, үзе буа, үзе: «Тәүге очрашуда ник килмәдең яныма?» – дип сорый. Шул вакытта, чарасызлыктан, чынлап та синең белән бармаганыма үкенәм.
Өшкеренеп кайт. Әле ничек йотлыгып сөйләшмисең? Кеше тычкан күреп, гомергә тотлыга-тотлыга сөйләшер була. Ә сине чегән куркыткан!
Һәр очрашуда шул чегәнне төрле яктан сөйләргә тема табыла иде. Кайдан килгәндер ул уйлар.
Балаларым үсеп җиткәч, төпчек кызыма гел сөйли идем:
Яшь бара инде, кызым. 70не тутырдым. Тагын 6 ел гына яшисе калды.
Яшь чакта чегән юраган гомер миңа чынлап та озак булып тоелды. Ә гомер ул бик тиз үтеп китә икән. Сизми дә каласың.
Кызым, чегәннәр сүзен сафсатага санап:
Юкны сөйләмәсә! Акча биргән булсагыз, 90ны әйтер иде! – ди.
Үләрмен инде мин тиздән. Күп калмады… – дип борчылдым.
Әмма 6 елдан соң 76 тутыргач, мин түгел, ә Сиринәм вафат булды. Ничек кайгырганымны сөйләп торудан мәгънә юк. Бөтен газапларымны бары бер үзем генә аңлыйм. Шунда мин ялгышканымны аңладым. Чегәннең «76 и 79» дигәне, беренчесе Сиринәнеке булган икән. Ә мин үземне «үләрмен» дип уйладым.
Бүген миңа 77 яшь, һәм, ник кенә чегән безгә гомер озынлыгын юраган икән, дип борчылам. Ничә яшеңдә үләчәгеңне белеп яшәү бик авыр. Сәгатьләр санаулыга әйләнә, һәр туган көнеңнең мәгънәсе югала. Картайгач, кешенең күңеле болай да шомлыга әйләнә.
Сиринә дә, үч итеп, бер елга булса да озаграк яшәмәде шунда! Чегәннәрнең сүзе дөрес түгеллеген исбатлап, гәҗиткә яздырыр идек! Булмады шул. Төп-төгәл 76да дөнья куйды. Болай булса, тиздән күрешербез, дустым.