Чечняга сәяхәт: Грозныйдагы мәшһүр урыннар һәм чечен таулары
Соңгы елларда Чечня популяр туристик юнәлешкә әйләнеп бара. Чечня таулары, Грозныйдагы мәшһүр мәчете, «Грозный-Сити» биналары һәм кунакчыл, үзенчәлекле халкы белән кунакларны җәлеп итә. Кавказ республикасында күргәннәрем турында язарга булдым.
Егерме ел элек Грозный җимерек хәлдә иде
Минем Чечняга беренче генә баруым түгел. Беренче барганда Чечняда сугыш, рәсми итеп язганда «террорчылыкка каршы операция» бара иде әле. Төп шәһәрләр – шул исәптән Грозный – җимерекләр эчендә ята иде. Чистартылган урамнардан машиналар йөри, ә ике якта – җимерек йортлар, ә кайбер урамнарга бөтенләй керерлек тә түгел – алар әле чистартылмаган да иде. Исән калган бердәнбер йорт – республика хакимияте бинасы иде дияргә була. Әмма, озак та үтми, аны террорчылар шартлатты.
Ул вакытта бөтен җирдә миналар булуын искәрткән язулар иде – «Осторожно, мины!». Ике шәһәр арасындагы юлдан барасың – юл читендә окоплар казылган. Очсыз-кырыйсыз окоплар! Ә зиратлар! Андагы яңа каберләргә карарга куркыныч иде хәтта – сугышның никадәр канкойгыч булганлыгын алар күрсәтеп тора иде.
Президент Алу Алханов, Рамзан Кадыров премьер-министр чор иде ул. Кадыров «Сугыш эзләренә – юк!» дигән өндәмә белән чыкты. Бөтен халык алдында Грозный мэрына мастерок бүләк итте. Ягъни, шәһәрне төзекләндерәчәкбез, дигән символик адым иде бу. Аннары Чечняда тәртип дигән әйбер юк иде – ничә ел сугышта яшәгән халыктан башканы көтеп тә булмыйдыр. Юл йөрү кагыйдәләрен беркем санламый иде. Рамзан Кадыров берөзлексез телевидениедә шул хакта бик катгый сөйләп килде, урамнарга «шестерка» автомобиленә утырып чыгып шәхсән рейдлар уздыра һәм тәртип бозучыларны «якаларыннан алып» тәртипкә чакыра иде.
Ул вакытта Чечняда бик зур – 10 мең кешелек мәчет төзеләчәге хакында игълан ителгән иде инде. «Чечняны ислам үзәге итү – сезнең хыялыгызмы, шул максаттан төзеләме?» – дигән соравымны биргәч, Рамзан Кадыйров: «Безнең өчен аерма юк – Казанда буламы ислам үзәге, Грозныйдамы, безнең өчен ислам үсеше кадерле, ә кайдадыр булсын дигән омтылыш юк», – дигәнрәк җавап биргән иде. Соңрак Алу Алханов республика башлыгы вазифасыннан китте, ул урынга Рамзан Кадыров килде.
Менә ул вакытлардан соң шактый еллар узды, һәм Чечняга кабат барырга насыйп булды. Чечняда ниләр үзгәргән һәм анда нәрсә карарга була икәнен язам.
Чечняга ничек барырга?
Грозныйга Казаннан юл 1900 км тирәсе чыга, 19-20 сәгать. Элистага җиткәч, ике юл бар: берсе сулга – Кизлярга таба китә, яки инде Ставрополь ягына – Буденновск аша китеп була. Буденновск аша 60 километрга артыграк. Мин шул юлны сайладым – навигатор шулай тизрәк дип күрсәтте, Кизляр тирәсендә бөкеләр булгангадыр инде. Ике кеше рульдә барса, бер көндә дә барып җитә торган юл. Юллар начар түгел. Элиста – Буденновск арасындагы юлларның бер өлешендә асфальт юк, әмма зыянлы түгел. Камералар бар, әмма юл инспекторлары юк диярлек – бер тапкыр да туктатмадылар. Ул ягы шулайрак.
Буденновск ягын сайлаганда, Төньяк Осетия шәһәре Моздок аша керәсе. Макталган мәшһүр осетин пироглары турында сөйләгәннәре искә төште дә шәһәр эченә керәсе иттек – тәмләп карыйсы килә бит. Алла-алла! Ник кергәнгә үкенерлек булды ул Моздок. Юллары ватылып беткән пычрак бер шәһәр, дигән фикер калды. «Осетин пироглары сатыла» дигән бер кафега кердек, анда бер хатын утыра. Алдында – ручка белән кәгазь.
– Ничә пирог кирәк? – дип сорый.
– Сездә юкмыни? – дим.
– Юк, бездә заказ белән генә.
Ул арада ярты сәгать элек заказ биргән бер ир килеп җитте. Аныкы да әзер түгел икән. Алла-алла... Үзләренә булсын пироглары дип, Чечняга кузгалдык.
Чечня чигенә кергәндә блок-пост тора. Хәрбиләр. Шундук әйтеп куям – блокпостларны видеога төшерергә ярамый. Гомумән, хәрби частьларны видеога төшерергә киңәш ителми. Бигрәк тә хәзерге заманда. Ул хәрбиләр күрми калып, сез аны төшереп Интернетка урнаштырсагыз, күңелсез хәлләргә юлыгуыгыз бар – әйтик, штраф салынырга мөмкин.
Блок-постта – чеченнар һәм Россия армиясе солдатлары. Кич иде инде. Арыган гына кыяфәтле чечен егете ник килүебезне сорады. Багажникны ачарга кушты, күз салды да: «Тыелган әйберләр юкмы? Алкоголь?» – ди сорады. «Юк». «Үт». Халык мул тормышта яши.
Чечняда йөргәндә шушы авыл эчләреннән йөрисе һәм маллар күп икәнне исәптә тотарга кирәк. Монда Һиндстан кебек – сыерларны чыгарып җибәрәләр дә, алар үзләре йөри шунда ашап. Урамга да чыгып басалар. Әмма берәү дә әшәке сүгенми, машина сигналына өзлексез басып котырып кумый. Чечняда кояш күп, үсемлекләр туклыклырак булгангамы, әллә инде маллар шулай үз җайлары белән яшәгәнгәме, итләре дә, сөт ризыклары да искиткеч тәмле. Икенче төрле тәмдә. Аннары монда башлыча кызыл төстәге сыерлар. Алар әкрен генә урамнарда йөреп тора. Бездә бит инде хәзер авыл кешеләре дә сыерларын ферма ризыгы белән ашата. Көтүгә чыкса, малны куалар яки инде ул биктә тора. Монда иркенлек! Шуңа да тәмледер инде ризыклары.
Биредә этләр сирәк очрый. Кызык өчен эт күтәреп йөргән хатыннар юк. Этне монда кирәк өчен тоталар. Көтүләрне зур-зур, акыллы күзле алабайлар көтә.
Төньяк Чечняда башлыча тигезлек булса да, Самашки авылы тирәсендә юл тау сыртыннан уза – борылып-сырылып киткән серпантин, аста чокыр. Ул арада караңгы төште, яңгыр ява башлады. Таныш түгел юл булгач, бик үк уңайлы түгел.
Монда үз кануннары – чекларны биреп мәшәкатьләнмиләр. Карталар да сирәк кибетләрдә генә эшли. Бәлки шуңадыр да – бензин бездәгегә караганда бераз арзанрак.
«Самашки», «Ассиновская», «Серноводская», «Ачхой-Мартан» дигән күрсәткечләр... Чечняда йөргәндә тагын әллә никадәр таныш атамалар очрады. Ике Чечня сугышы вакытында гел телевизордан ишетеп, үзәккә үткән, ятлап бетергән атамалар инде болар! Гел шуларны әйтеп торалар иде бит.
Шулай итеп, Грозныйга килеп кердек. Бу инде 15 ел элеккеге шәһәр түгел! Монда сугышның әсәре дә калмаган иде. Әмма бер нәрсәгә игътибар иттем – шәһәрдә утлар янып тора, әмма ул караңгы иде. Ни өчен икәнен аннары язам.
Грозный кунакханәләре
Грозныйда кунакханәләр шактый. Урын табып булмый, дип әйтәләр, әмма «Тийналла» кунакханәсендә урыннар бар иде. Шунысы кызык – Чечняда да, Дагыстанда да стационар телефоннар юк диярлек, кесә телефоннары гына. Ресепшндагы «типик чечен» егете бик итагатьле иде. Кунаклар өчен махсус бер картинка да куелган – ничек киенергә ярый, ничек ярамый. Ирләргә шортик, майка тыела, ә хатын-кызларга кыска итәк, ачык күлмәк... Тыела да түгел инде ул, «киңәш ителми» диелгән, әмма кунакханәдә барысы да бу киңәшне искә алганнар иде.
Кунакханә бәяләре кыйммәт түгел, швед өстәле белән ике кешелек бүлмә 3,5 мең тирәсе тора. Шуны әйтергә кирәк – Чечняда бар да бик чиста. Гомумән, чеченнар – искиткеч чиста халык. Без, татар халкы чиста, елга бер өй юа, дибез, ә аларда хатын-кызлар сугыш вакытында тишкәләнеп беткән капкаларын юалар иде, көн саен урын-җир алыштыралар, ап-ак һәм үтүкләнгән җәймәгә генә яталар иде.
Бәдрәфләрнең барысы да бик чиста һәм барысында да комганнар бар.
Грозный диңгезе, «Чечня йөрәге» мәчете
Кунакханә янында шәһәрнең мәшһүр урыннарының берсе – «Грозный диңгезе». Черноречье сусаклагычы янында төзекләндерелгән яр буенда башка кунакханәләр, рестораннар тезелеп киткән. 13 катлы ресторан бар, ул вайнах күзәтү-сугыш манаралары стилендә төзелгән, «Грозный диңгезе»нә керү юлында да шундый капка. Бу башнялар Чечня һәм Ингушетия җирләрендә урта гасырларда күп төзелгән. Ике республиканың да казанышы булган архитектура биналары икесенең дә гербында да бар.
Чеченнар һәм ингушлар – кардәш халык. Сүз уңаеннан, алар үзләрен алай дип атап йөртми. Чеченнар «нохчи» диләр, моный «Нух пәйгамбәр халкы» дип аңлаталар, ингушлар – «галгай». «Чечен» атамасы «Чечен-аул» дигән авылдан барлыкка килгән, шул авыл атамасы бөтен бер халыкка бирелгән дияргә була.
«Грозный диңгезе» тирәсендә бик чиста, җирдә бер бөртек чүп әсәре дә күренми. Кеше дә юк иде диярлек. Бер читтә 5-6 чечен егете бокс белән шөгыльләнеп ята... Бик ашыгып, бик хәсрәтле бер апа узып китте. Бер абый газоннарны кыркып йөри. Багана төбендәге озын үләннәрне машина эләктерә алмый – куллары белән йолкыды. Шулкадәр чиста булсын дип тырышалар. Күлдә көймәләр дә бар, әмма сыңар кеше дә йөзгәне күренмәде.
Шәһәрнең күрке – Әхмәт Кадыйров исемендәге «Чечня йөрәге» мәчете. Үзәктә кеше күп. Шунда ук «Грозный-Сити» да. Монда кеше бар иде. Фотога төшәләр, мөселманнар эчкә кереп тә карый. Зур, матур мәчет.
Янәшәдә – шул ук хәрби манаралар стилендәге архитектура белән бизәкләп төзелгән Грозный дәүләт нефть университеты. Мәчет янында ук – матурлап ясалган Сунжа яр буе. Сунжа – тау елгасы, шуңа суы болганчык, көчле ага. «Грозный-Сити» өстенә менеп, шәһәрне карарга була.
Шунда ук шәһәрнең үзәк мәйданы, кибетчесез кибет. Киоск тора, телефон язылган. Кирәк әйбереңне аласың да, телефонына акча саласың... Гомумән, монда кешегә ышаныч зур. «Башта акча, аннары – товар» дип терәлеп катмый бер сатучы да. Чечняда хәтта шундый бер маршрут йөртүче Россия күләмендә дан казанды – «хастаханәгә барган, хаҗ кылган һәм акчасы булмаган кешеләрне бушка йөртәм» дип язып куйган. «Бернәрсә дә аңлатырга кирәкми – төшегез дә калыгыз», – дип язып куйган абзый социаль челтәрләрдә халыкны гаҗәпкә калдырган иде.
Тауларда бер апа бал сата иде. Шунда ук умарталары, шунда ук сата. Ә телефон тотмый. «Аннары салырсыз акчаны, телефон тота башлагач», – ди. Берәр сәгатьтән булып чыга... Махсус сорадым: «Берәрсе алып китеп, түләми калганы бармы», – дим. «Юк, – ди. – Бөтенесе дә бирә акчаны», – ди.
Үзәктә – Чечня президенты Әхмәт Кадыров истәлегенә куелган мемориал. Ул 2004 елның 9 маенда террорчылар куйган бомбадан һәлак булды. Аның сүзләре язып куелган: «Минем коралым – дөреслек, һәм ул корал алдында теләсә нинди армия дә көчсез». Дөреслек турында бик кызык һәм дөрес гыйбарә.
Бөтен Чечняда – «Ахмат – сила» дигән язулар.
Чечня байрагы Татарстанныкына охшаган. Шундый ук төсләр. Әмма кызыл төсе азрак, яшел төсе күбрәк кенә. Ак төсе шундый ук тар. Димәк, Чечняда яшеллек күбрәк. Дөрестән дә шулай. Биредә яшеллек күбрәк: дин дә, миллилек тә. Ә коммунизм исе монда азрак.
Чечен таулары
Чечняга баруның төп максаты – тауларны карау иде. Инде әйткән идем бит – Чечня сугышы вакытында ул таулар, ул таулар арасындагы авыллар турында бик күп сөйләделәр, яздылар. Шуларны үз күзләрем белән күрәсем килде. Шулкадәр еллар буена сугышлар барган таулар коточкыч биек һәм адәм үтә алмаслык булып тоелган иде. Чечняга беренче баруымда мин махсус «Бүре капкасы» (Волчьи ворота») дип аталган урынга – Аргун тарлавыгына («Аргунское ущелье») бардым. Ике сугыш вакытында да монда бик көчле бәрелешләр булган иде. Тарлавык – таулар арасында елга салган үзән.
Мин беренче баруда ук аптыраган идем: телевизордан «бик куркыныч урын» дип сурәтлиләр, ә монда – өсләрен урман каплап киткән йомры гына таулар. Урал таулары кебек диимме инде? Әле телевизордан сөйлиләр иде – менә, Гой-Чу авылы биек таулар янында, шуңа күрә сугыш вакытында «тегеләр» таулар аша качып киттеләр. Барып карыйм: авыл тигез урында урнашкан, болай карап торышка бер дә таулар да юк кебек... Ә мин, берсеннән-берсе биек таулар, дип уйлаган идем, шуңа бик авыр булгандыр сугыш, дип. Никтер, телевизордан сөйләгәнгә ышанмаска икән, дигән фикер тагын да ныгый гына. Шатойны күргәч тә шулай булды – мин инде аны, телевизордан ишеткәннәрем буенча, әллә нинди тау араларында урнашкан коточкыч бер урын, дип уйлаган идем. Зур елга үзәнендә утыра торган бер авыл. Шул. Элек телевизордан ишеткәннәремне үзем күргәннәр белән чагыштырып йөри торгач, «телевизорга ышанма»га тагын да ныграк инандым.
Бу юлы Аргун тарлавыгыннан Грузия чигенә кадәр диярлек бардым. Шатой, Итум-Кали район үзәкләренә килеп җиттем. Шуны әйтә алам – бу юлларда йөрү бер дә куркыныч түгел. Асфальт юл, зур булмаган, түбәләрен урман каплаган таулар. Юл асфальт, юл читләренә баганалар утыртылган, чапмасаң, аз гына да куркыныч түгел. Рәхәтләнеп йөреп була. Аста, шаулап, тау елгасы ага, саф һава. Искиткеч! Видеоларны социаль челтәрләргә урнаштырдым – «бу таулармыни, тау күрәсең килсә, Дагыстанга бар» дип яздылар. Тау инде, тау. Кимсетмәгез.
Тау башларында мәшһүр күзәтү манаралары күренеп-күренеп кала. Кайбер урыннарда аларны карау өчен махсус күзәтү мәйданчыклары да бар. Чечняга кадәр килгәч, мәшһүр чечен шашлыгыннан авыз итегез – бу якларга килсәгез, Ушкалой манаралары янында тау башында салынган ресторанга керми калмагыз. Анда керер өчен тауга күтәрелергә, идәне пыяла булган күпер аркылы бик биектән Аргун елгасы аша узарга кирәк. Кайбер кешеләр, куркып, чыкмый да кала хәтта. Чыннан да шактый куркыныч!
Ушкалой манарасы үз вакытында ике чечен җәмгыяте арасындагы чик булган, мондагы манаралар пошлина алу урыны булган, ди. Юлны да саклаганнар, пошлина да алганнар. Чечняның туристларга күрсәтә торган мәшһүр урыннарының берсе санала.
Шатой даны – Пхакоч дип аталган кирмән. Бик матур урында урнашкан, урта гасырлар белән кызыксынган кешеләр өчен кызыклы урын.
Чечняда еш кына ут бетә, дип язалар. Сәбәбе аңлашыла кебек. Бездә бит тип-тигез – ут баганалары япан кырда утыра. Ә монда – тау башларында. Ничек куйганнар ул баганаларны шул биек тауларга, ул чыбыкларны ничек сузганнар, авария булса, ничек ремонтлап бетерәләр – баш җитәрлек түгел. Карарга матур инде, әмма күпме хезмәт!
Чечня сероводород чыганаклары белән дә дан тота. Серноводск шәһәрендә курортлар булган, сугышлардан соң, аларның элекке даны юк инде. Зоны авылы янында да сероводород чишмәсе бар. Теләгән кешеләр бәләкәй генә курортчыкка кереп коенып чыга, ә инде бушлай теләгән кешеләр тау битенә куелган ваннага гына кереп утыра икән. «Байлар-байлар бал эчә, урта байлар сыра эчә, безнең кебек ярлылары ярга ятып су эчә» дигән гыйбарә бар бит. Суның температурасы ел әйләнәсе 37-38 градус тирәсе: кешеләр үзләре белән полиэтилен алып килә дә, ваннага җәеп, кереп утыра икән. Сероводород чишмәсе булган җирдән килгән ис тәмле түгел инде – черегән йомырка кебек, су аккан урын да кап-кара булып кала. Әмма бу – бик нык дәвалау үзлегенә ия, дигәч, ул хакта да язып куйдым.
Аннары «Нихалой шарлавыгы» дигән урын бар. Монысына бару (керү кеше башына 100 сум тора) хәтта шул акчаны да әрәм итү һәм «шарлавык» дигән матур сүзне әрәм итү дип уйлыйм. Шарлавык түгел инде ул. Питрәч янында Мишә елгасы шәбрәк ага бу шарлавыкка караганда. Шул шарлавык янында кафе бар, менә анда шашлыкны әйбәт әзерлиләр кебек. Барган көе су акканын күрим дисәгез генә инде – бу шарлавык та «достопримечательности» исемлегенә кергән.
Тау елгаларында форель йөзеп йөри иде. Әмма монда аларны тотарга ярамый, диләр. Ярый дисәләр дә тотмый идек инде.
Үлеләр шәһәрлеге
Итум-Калига барып җиткәч, кая барырга икән дип, бер кешегә сүз каттым. Итум-Калида борынгы бинада урнашкан музей бар, дип язалар, шуны күрмәкче идем. Солтан исемле абый булып чыкты ул. Чеченнар – искиткеч кунакчыл халык! Без татарны «кунакчыл» дибез инде, әмма минем беркайда да чеченнар кадәр кунакчыл татарны күргәнем юк. Шунда ук өенә чакыра башлады. Керегез, тавык суям, сарык суям, кунып китегез, дип, үтереп-үтереп кыстый башлады. Бу музейга барып әллә ни күрмәссез, дип киңәш итте, искитәрлек берни дә юк, ди. «Үлеләр шәһәрлеге» дигән урынга барыгыз, кайтканда керегез, дип калды. Анда борынгы кирпеч биналар бар, ә эчләрендә сөякләр ята, ди!
Шулай итеп, Грузия чигенә диярлек – «Үлеләр шәһәрлеге»нә юл тоттык.
«Үлеләр шәһәрлеге»ннән Грузия чигенә 8 генә километр. Шуңа күрә бу юлда чик сакчылары тора.
«Үлеләр шәһәрлеге» – чеченча «Цой-Педе» дип атала: «Илаһилар шәһәрлеге» дияргә дә була. Легенда буенча, биредә вайнах (чечен) кабиләләренең идарә органы урнашкан була. Монда бик биек ике манара, корбан чала торган урын һәм кырык тирәсе каберлек бар. Бу XIV—XVIII гасырларда ясалган, ди тарихчылар. Ә беренче каберлекләр 1500 еллар элек барлыкка килгән булырга тиеш, диләр.
Бу – бик гаҗәп урын. Моны «Чечня Масу-Пикчуы» дип тә йөртәләр. Биналарда – вайнахлар исламга кадәрге чорда табынган мәҗүсилек билгеләре.
Каберлекләр кечкенә генә тәрәзәләре булган биначыктан гыйбарәт. Биредә җил исә, гел кояш, шуңа күрә каберлекләрдәге сөякләр әлегә кадәр сакланып калган.
Монда сөякләр барлыкка килү хакында төрле риваятьләр бар. Имеш, бирегә авыру кешеләр ябылган, аларны шушы тәрәзәләрдән ашатып торганнар – чир таралмасын өчен шулай эшләгәннәр. Шулай ук аксакаллар, үлем сәгате якынлашканын белгәч, бирегә килгәннәр һәм үзләре кереп бикләнгәннәр. Монда үлгән кеше югары дөньяга – Кояш янына китә, дип саналган, ди.
Чечняны мөселман республикасы дип кабул иткәнгә, «Үлеләр шәһәрлеге» күпләрдә гаҗәпләнү уята. «Нигә аларны җирләмиләр?» – дип сорый кешеләр. Чыннан да – әлегә кадәр сөякләр ята, җирләнергә тиеш кебек бит инде. Әмма бу урын – ничектер шундый сакраль урын – Чечняда радикаль исламчылар котырынган чорда да бу тирәгә тимәгәннәр. «Үлеләр шәһәрлеге»нә барган юлда умарталык бар – килгән кешеләр шунда чәй эчә ала. Берничә гаилә шунда килеп, дога кылып утыра иде. Мин фотога төшермәкче идем, алар «кирәкми» диделәр. Үлеләр рухына дога кылулары икән. Әйтәм бит, чеченнар – шулкадәр кунакчыл, шунда ук ике егет: «Берәр ярдәм кирәкмиме?» – дип килеп сорады. Кызык өчен генә әйтүләре түгел, чын-чынлап сораулары – күренеп тора.
Ә «Үлеләр шәһәрлеге»ндә реставрация бара. Аларны төзекләндерәләр, элекке рәвешенә китерәләр. Бер-икесенә мин дә кереп карадым. Боларында сөякләр юк, әмма монда эләккән кеше ни күргәнен чамалап була.
Икенче Чечен сугышы вакытында «Үлеләр шәһәрлеге» янында да бәрелешләр була. Грузиягә барган юлны ябар өчен, Россия гаскәрләре десант төшерә.
Тауларда тагын ниләр карап була?
Таулар бик матур инде! Ниндиләре генә юк! Агач каплаганы, зур-зур блок кебек ташлардан тезеп менгерелгән кебеге, вак гранитлардан булганнары, эре-эре ташлылары, ком-балчык булганнары... Тау асларыннан чишмәләр бәреп чыккан, ә тау башларыннан ташлар коела икән. Ул ташлар машинаңа төшсә, харап буласың, дип карап тордым. Шуңа юлларда сак булырга кирәк. Тау елгасы ашыгып-ашыгып ага, аның тавышы – үзе бер кызык! Бу тарафларда Аргун тарлавыгындагы кебек кенә түгел, биек-биек таулар да бар иде. Әмма түбәсен кар каплаган бер генә тау бар икән – анысын күреп булмады, болыт кунган иде тау башына. Кыр кәҗәләре дә бар, дигәннәр иде – аларын да күреп булмады.
Бер чебен-черки дә юк. Әллә шундый сезон булды, әллә башкача – корткыч җан ияләре юк иде.
Тауларга шулай ук Бамут авылы аша да барып була, диделәр, анда юл әйбәт, әмма таулары – шулай ук агач үскән «йомры» таулар, ди.
Тагын бер юл бар. Рошни-Чу авылы аша салынган юлдан Грузиягә кадәр диярлек барып була икән. Бу хакта бик тә кунакчыл Рошни-Чу авылы агае сөйләп бирде. Ул хәтта үз автомобиле белән алып барырга да риза иде мине: «Үзем алып барам, сезнең машина кызганыч», – ди. Юк инде, үзем барам, дидем.
Бу юл «Галанчож» дип аталган бик матур тау күленә алып бара. Әмма бу юл асфальт түгел, аның каруы, экстрим яратучылар өчен бик яхшы – монда серпантиннар, кискен борылышлар, күтәрелешләр... Рошни-Чу авылы янында – хәрби пост. Мин дә шунда килеп туктадым. Бик шат йөзле чечен егете кая баруыбыз белән кызыксынды.
– Тау күленә! – дим.
Чечен егете аңлатты – документларны теркәргә кирәк, ди. Әмма бармаска киңәш итте. Караңгы төшеп килә, ул юлда йөрү – белмәгән кешегә куркыныч, ди. Аннары берничә көн элек яңгыр булып, таулардан ташлар, балчык агып төшкән икән – кайбер урыннарын узу кыен булыр, диде. Татарстаннан икәнен белгәч, икеләтә сөенде. Ә аның янәшәсендә басып торган егет елмайды:
– Ә мин Башкортстаннан! – ди.
– Күршеләр! – минәйтәм.
Нефтекамадан татар егете булып чыкты. Безнең татарча сөйләшкәнне ишеткәч, чечен егете тагын да ныграк сөенде. Гомумән, чеченнар телен онытканнарны бер дә яратмыйлар. Шуңа да киңәш – үзегезгә тагын да ачыграк йөз булуын теләсәгез, туган телегездә сөйләшегез. Һәркайсы үз телен яраткан һәм аны бик матур тел санаган чеченнар «туган телемне белмим, кирәксенмим» дигән сүзләрне гомумән кабул итми.
Әмма мин Галанчожга кадәр барып җитә алмадым, кире борылдым, чөнки караңгы төшеп килә иде. Юлда эре-эре ташлар очраштыргалый – куркыныч тоелды. Дөрестән дә, бер ташка эләгеп, шинага да зыян килде әле. Фотолардан карап әйтә алам – риск яратсагыз һәм тау күлен күрәсегез килсә, Галанчожга бармый калмагыз!
Грозный базары
Чечняда халык бик матур һәм бик бай киенә. Беренче барганда да шулай иде – кызлар мода журналына фотога төшәргә әзерләнгән кебек киенеп йөри. Бу юлы да шуңа күз төште – кешеләр бай киенә. Бигрәк тә яшьләр. Кызлар барысы да яулыктан, озын җиңле күлмәкләрдән, бик кыйммәтле, матур киенәләр.
Халыкның яшәү рәвешен күрсәтә торган урын – базар. Кызык өчен, Грозный базарына да кереп чыктык. Ул – чын чечен базары инде менә! Аны аңлатып булмый хәтта. Чечен өендәге яшәү рәвеше базарда да күренеп тора. «Хатын-кыз», «ир-ат» – аерып куелган. Бездәге базарларда, бик ач булсаң да, ризык сатып алырга куркасың. Ә монда ресторандагы кебек ашаталар. Чечен хатын-кызлары шулкадәр өлгер һәм шулкадәр чиста – базар дип тә әйтмәссең.
Чеченнарның милли ризыклары – жижиг-галнаш – «галушки». Сарык яки сыер итеннән симез шулпа кайнаталар, аннары шунда чәкчәк кебек эре туралган токмач пешерәләр. Бер ризыкка заказ бирәсең – өчне китерәләр: токмач белән ит, шулпа һәм бәрәңге соусы. «Соус» дигәч, бездәге кебек баш бармак башы кадәр савытта түгел. Касә белән – үзе бер блюдо кебек. Чечен ризыкларының күләмен аңлап бетермәсәң: дүрт кешегә дип бирелгән заказга ярты полк солдатны ашатып була. Нык ашыйлар монда.
«Чепалгыш» – тозлырак эремчек кыстыбые. «Жижиган чорпа» – сарык итеннән яшелчә ашы. «Сискал» – кукуруз оныннан кабартмалар. «Чуднаш» дигән кукуруз пирогы да бар. Шулай ук биредә киптерелгән иттән пешерелгән ашлар бик киң таралган. Биредә башлыча сарык ите ашыйлар, бездә бөтенләй диярлек кулланылмаган эч-башларын дилекатес дип сыпыралар гына. «Баараш» дигән казы сарыкның картасына эч-башын тутырып әзерләнә.
Чечня халкы шәп ашый, шуңа күрә үзләре дә зур гәүдәле. Татарлар, чыннан да, ваграк... Базарда йөргәндә, бүләккә әниләргә күлмәк эзләгәндә дә күзгә ташланды – монда өлкән хатын-кызлар өчен размерлар илленче размердан гына башлана икән... Әйтәм бит – зур халыклар яши монда. Базарда сатучы ханым, кечкенә размер сорагач, көлде дә: «Сез кайсы телдә сөйләшәсез?» – дип, бик яратып сорады. «Татарлар» дигәч, тагын да куанып китте.
Кунакчыллык базарда да күзгә ташланып тора – монда бар да бик итагатьле. Һәм песиләр бик күп.
Кешеләр бик ярдәмчел. Бер кафега кердек, анда ошаган әйбер юк – «япон» кухнясы. Һич иренмичә, авырсынмыйча, кайда милли кухня бар икәнен өйрәтте. Урамда бер абзый, «үзебезнекеләр, мөселманнар» дип бик куанды һәм кайда арзанрак әйбер бар икәнен әйтеп җибәрде. Менә шундый кунакчыллык монда адым саен.
Чеченнар – бик ачык йөзле кешеләр. Һәм алар гаилә җанлы: монда балаларны бик яраталар, мөмкинлек булганда, аларга нинди дә булса күчтәнәч бирергә генә торалар.
«Ахмат – Сила»
Чечняда күзгә ташланган бер әйбер – мәчетләрнең зурлыгы булды. Шул ук Рошни-Чу – җанисәп буенча 6 мең кешелек авыл, ә мәчете – Чаллыныкы кадәр, валлаһи! Моннан тыш, һәр урамның диярлек «үз» мәчете бар. Ул мәчетләр безнекендәгегә һич тә охшамаган. Бездә – очлы манаралы мәчетләр, ә монда – шакмак бина, өстендә гөмбәз. Менә шундый стиль.
Рошни-Чу мәчете янында – мәдәният йорты, ә мәдәният йортында – Рамзан Кадыров портреты. Янәшәдә – Әхмәт Кадыровныкы, аның янында – Путинныкы һәм тагын Рамзанныкы. Бер бинада дүрт сурәт. Гомумән, Чечняда йөргәндә, кая гына барсаң да, шушы портретлар һәм «Ахмат – Сила» дигән язу озатып йөри. Ул – бөтен биналарда, машиналарда, бина эчләрендә, кунакханәләрдә, манараларда, флагларда. Тау битләренә ташлар белән дә язылган иде ул язу. Дөресен генә әйткәндә, бу – мине ялкытты. Җирле халыктан бу турында фикер сораган идем, ул хакта сөйләшәселәре бик килмәде. Үзем дә алай бик үзәкләренә үтмәдем инде.
Аннары биредә дини рухтагы элмә такталар да киң таралган. Барасың машина белән, юл читенә «әстәгъфирулла» дип язылган. Үзләренчә итеп билгеле. Үз хәрефләре, дигәннән, монда һәр авылның үз атамасы бар. Шартлатып русча язып куялар алар, астында – чеченча әйтелеше. Грозныйны да «Грозный» дип атамый алар – «Соьлжа-ГӀала» – «Сунжа кала» ягъни. «Кала» дигәне – төрки телләрдән кергән сүз инде. Гомумән, элек Төньяк Кавказда аралашу теле татар теле булган, Лермонтов та шулай язып калдырган. Төрки эзләр авыл атамаларында да калган – күп авыллар «йорт» дип бетә: «Алхан-юрт», «Ножай-юрт», «Мескер-юрт»...
Чечняда рәсми мәгълүматлар буенча, 1,5 млн кеше яши, дип язалар. 1990 елда 1,1 млн булган. Аннан соң биредән руслар китеп беткән диярлек, бик күп кеше үлгән. Әмма хәзер чеченнар күп бала табалар, шуңа халык арткан, диләр.
Әмма, урамнарда йөргәндә, бер дә алай дип уйлый торган түгел. Әйтик, Грозныйда 300 меңнән артык кеше яши – безнең 200 меңнән артык кеше яшәгән Түбән Камада балалы гаиләләр күбрәк кебек. Әле бит бездә күпчелек гаиләләрдә 2 бала, күп балалылар сирәк. Әллә хатын-кызлар башлыча өйдә утыра – белмәссең. Шулай ук кичләрен урамнар караңгы булуы да башта гаҗәп тоелган иде, аннары сәбәбе ачыкланды – күп кенә йортларда ут янмый икән, шуңа да, урам утлары янса да, шәһәр караңгы тоела.
Шул ук Рошни-Чуга әйләнеп кайтсак та. Шундый зур мәчет, зур мәдәният йорты, ә шул коточкыч зур авылга – бер будка кебек кенә кибет. Аның янында нибары ике кешене күрдем. Безнең 100 кешелек авылларда да ике кибет бит инде, һәм анда һәрвакыт кеше була. Болар кибеткә йөрмиләрме икән әллә, дип уйлаган идем, Ваха исемле бер абый белән сөйләшеп киттек тә, ул аңлатты.
Чеченнар башлыча китеп эшли икән. Авылларда эш юк, ди. Җитештерү юк, эш урыннары да юк. Грозный да барысын да сыйдыра алмый. Моның туганнары барысы да Тверьда көн күрә икән. Әмма чеченнар туган якларын ташламый – кайталар, бер дигән итеп кирпечтән йорт салалар: «Картлык көнебезне шушында үткәрәчәкбез», – диләр. Әмма яшьләрнең чабан булып, сарык көтеп яшисе һич тә килми икән. Олылар элеккечә шулай яши, көче булганнар китә. Чеченнар өчен иң популяр шәһәрләр – Кавказдагы иң зур шәһәр Ростов, Пятигорск һәм Мәскәү. Ваха Чечнядан китүнең сәбәбен киләчәк ышанычлы булмау белән дә аңлатты. Яшьләргә престижлы эш һәм стабильлек кирәк, ди ул. Әмма барысы да туган телен дә белә, үзенең туган ягын да таный, чечен кызларына гына өйләнә, чечен балаларын гына үстерә.
Авылларда кешеләр башлыча авыл хуҗалыгы белән көн күрә. Тагын бер кызык күренеш: биредә бик күп иске машиналар күрәсең. Халык сакчыл: гадәттә ике машина тоталар. Берсе рәешкә, берсе – тегендә-монда чабарга. Иске яңаны саклый.
Моның шулай икәненә Урус-Мартанга баргач тагы бер инандым. 65 мең кеше яши торган бу шәһәр халык саны буенча икенче урында. 20 мең кеше яши торган Арчада кеше күбрәк икәне күзгә ташланып тора. 60 мең кеше яшәгән Лениногорск белән чагыштыра торган да түгел, билгеле. Шулай да бу минем күзәтүләр генә – кем белә, бәлки, бездә халык урамда болганып йөри торгандыр да, ә монда өйләрендә генә утыралардыр?
Туксанынчы елларда безнең авыллар да шундыйрак халәттә иде. Кеше күп кебек, ә өй борынча карый башласаң – юк. Кайсы Себердә, кайсы Казанда. Хәзер инде мондый хәлләр юк дияргә дә була – китәсе кеше китеп бетте, авылларны буш өйләр басты. Кайсы ташландык булып утыра, кайсын читтән кайткан Урта Азия халкы сатып ала.
Чечняда карар әйбер бик күп. Без аның бик кечкенә генә өлешендә булдык. Анда борынгы кирмәннәр, тарихи музейлар, матур тау күлләре, башка урыннардагы манаралар да бар. Бик рекламаланган «Журналистлар скверы»на да бардым. Дөрес, анысының мактап сөйләр урынын бик әйтә алмыйм. Гадәти сквер.
Грозныйның җәяүлеләр урамы – Эсамбаев бульвары да бар. Әмма анда да кеше чагыштырмача аз иде дип уйлыйм. Җәй, яллар, кич, әмма өстәлләрдә буш урыннар бар. Безнең Бауманда табып кара!
Чечнядан соң Дагыстан: кунак йортыннан соң тулай торак
Чечнядан соң Дагыстанга юл тоттык. Грозныйдан Хасавюртка кадәр юл – идеаль! Автобан диярсең. Бик шәпләп ясап чыкканнар бу юлны. Җырлап барасың. Шулай бара торгач, килеп чыгасың Хасавюртка... Тәртипле Чечнядан соң Кытайга эләккән кебек! Һәрберсе машинасын кычкырта, теләсә кая борыла, машина өстендә машина, кеше өстендә кеше, хәерчеләр, чүпләр – тулай торак кебек!!! Мең бәла белән Махачкалага барып җиттек. Анда Каспий диңгезенә бардык. Шәһәр пляжы янын күптән түгел генә ясаганнар, әмма инде рәсем ясап бетергәннәр. Шәһәр пляжының пычраклыгын күрсәгез! Анда ни генә юк! Диңгез суының тозлылыгы түбән булгангадыр инде – ямь-яшел, Идел кебек. Суда салфеткалар, бәдрәф кәгазьләре йөзеп йөри. Аттракционнар әллә кайчангы – күгәреп беткән. Диңгездә кадаклы тактага кадәр йөзеп йөри иде, башкасын әйткән дә юк.
Дагыстан халкы да мөселманнар – хиҗаптан йөрүчеләр байтак. Диңгездә дә шундый махсус киемнән коеналар. Әмма без коенмадык. Мондый яшел су үзебездә дә бар, өстәвенә безнеке әле чистарак, дидек.
Дагыстанның көньягында – Дербент тирәләрендә су чистарак, дип әйтәләр, әмма бер дә мондагы пляжларны мактаучылар юк шул. Диңгез дип аталса да, Каспий ул – диңгез түгел, зур бер күл инде. Өстәвенә, монда нефть табыла бит. Ул чиста була да алмыйдыр. Дөрес, пляжны чистартсалар, ярап торыр иде.
Дагыстанда кунакханәләр белән дә зур проблема. Монда «Грозный-Сити», Казандагы «Ривьера» кебек күпкатлы шәп кунакханәләр юк. Ниндидер биналардагы янкормаларда туктала кеше. Аларда бәяләр чамасыз кыйммәт. Трассадагы мондый урыннарда куну хакы күп дигәндә 500 сум, монда 1500 сорыйлар. Яхшылары да бар, әмма аларында да сыйфатына караганда бәясе кыйммәтрәк. Аңлашыла да – туристлар күп, ә урыннар җитми. Бәяләрне күтәрәләр, билгеле.
Гомумән, Дагыстан – миндә «хуҗасыз урын» дигән фикер калдырды. Тулай торак кебек – монда бит әллә никадәр халык яши, берсе дә үзенеке дип кабул итеп эшләми ахры. Бирегә Дагыстан тауларын, серпантиннарын карарга киңәш итәләр. Әмма бу юлы безгә Чечня таулары җиткән иде. Шуңа да йөзәргә башка урынга – Әстерхан өлкәсендәге Баскунчак тоз күленә юл алдык.
Ә Чечняга тагын да киләсе килеп калды. Чечня җитмәде шул.
Чечня – ул үзе бер ил кебек. Ул калган Россиядән бик аерылып тора.
Чечня безнең акчага яши... Яшәсен!
Соңгы сүз итеп шуны язасы килә. Чечня матур, Грозный төзек, дип язгач, кайберәүләр «әйе инде, безнең салым акчалары... бөтен акча шунда китә...» дип язалар. Китсә соң! Китсен. Безнең акча да китсен – мин моны гадел дип саныйм. Ә ул Грозныйны кем җимерде соң? Җимерелгәнне төзисе инде ул. Кем ваткан – шул төзәтә, кем түккән – шул сөртә, кем пычраткан – шул юа: сезне кечкенә чактан шулай өйрәтмәделәрмени? Җимерелмәгән булса, төзисе дә булмас иде. Һәм җимерелмәгән булса, Грозный хәзергә караганда күпкә матуррак, төзегрәк булыр иде – мин моңа һичшиксез ышанам.
Әмма бу гына да түгел. Сугыш вакытында Чечня күпме кешесен югалтты. Аларның төгәл санын беркем белми һәм мөгаен беркайчан белмәс тә инде. Алар арасында җинаятьчеләр, кеше үтерүчеләр, террорчылар да күп, билгеле, әмма бит күпчелек һәлак булучылар – тыныч халык. Бу югалтуларны берни дә кайтара алмый, һәм андый казага юлыккан кешеләргә хәзерге заманда аз гына булса да кешечә шартлар тудыру – кирәкле гамәл. Бу әйбер сугыш бу җирләрдә бүтән булмасын өчен дә кирәк. Безгә андый афәт килмәде, без еллар буе бомбалар астында, ачлыкта, ялангачлыкта яшәмәдек. Без ул яктан караганда бик рәхәт яшәдек. Сугыштан соң җимерелгән Германияне дә төзегәннәр, чөнки бар да белгән: илне җимереклектә калдыру – ул кабат сугыш булдыру өчен бер адым, дигән сүз. Әйбәт тормыш төзелмәсә, ул җирдә тынычлык урнашмый.
Һәм тагын бер фикер. Ни генә булса да, Рамзан Кадыров Чечняга бирелгән акчаларны төзелеш өчен нәтиҗәле куллана. Мин тиене өчен дә хисап бирә алмыйм, билгеле – әмма күренеп тора: шәһәр төзекләндерелеп чыгылган, юллар салынган, Чечня тыныч, һәм анда туристлар килә. Чагыштырырга теләсәгез, Абхазиягә барып карый аласыз. Анда туризм өчен шартлар күпкә уңайрак, алардан күпкә саллырак акча керә, әмма 1992-1993 елдагы сугыш эзләре әлегә кадәр шул килеш. Тәртип ягы да чамалы: туристларның фикерләрен укып карагыз. Шуңа да Чечняга салым акчалары китү белән без килешергә тиеш, дигән фикердә мин. Германия Икенче Бөтендөнья сугышында китергән зыяны өчен компенсацияне әлегә кадәр түләп тора – сугышка бернинди катнашы булмаган кешеләр бабалары салган зыян өчен акчасын чыгарып сала. Ә без кемнән артык?
Чечняга барганда нәрсәләрне истә тотарга?
- Банк карталары бик аз җирдә генә эшли. Кәгазь акчаны күбрәк алыгыз.
- «Теле-2» эшләми.
- Ачык кием кимәгез. Кыска итәк, шорты, топик киеп йөрү биредә кабул ителмәгән. Шулай ук тәмәке тарткан кызларны да яратмыйлар биредә.
- Үз телегездә рәхәтләнеп матур итеп сөйләшеп йөрегез. Әмма белеп торыгыз: биредә кумык, нугайлар яши, алар татарчаны бераз аңлый.
- Бу киңәш,бәлки, «Интертат» укучылары өчен артыктыр, шулай да – сүгенмәгез. Бигрәк тә «послать итү», анага кагылышлы сүгенү сүзләрен биредә әйтергә ярамый. Юл кырыенда туктап «йомыш йомышлау» да күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
- Әгәр сез кунакка чакырылганга баргансыз, кунак буларак ниндидер ризыкны ашарга риза булгансыз икән, каршы килергә ярамый: Кавказда кунакчыллыктан баш тарту хуҗаны бик нык кимсетү дип кабул ителә. Әгәр дә сыйланырга теләмисез икән, башта ук итагатьле генә баш тартыгыз.
- Тауларга барганда истә тотыгыз: вак таш бездәге таш түгел, бик очлы – шиналарны яруыгыз бар.