Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чечнядан соң бернигә дә гаҗәпләнмәм дигән идем»: хәрбинең хатыны ире турында сөйли

Дмитрий – зур тәҗрибәгә ия контрактчы хәрби хезмәткәр. Вакытлы хәрби хезмәт вакытында ук ул чечен кампаниясендә катнаша, ветеран статусын ала. Хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта. «Татар-информ» репортажы аның батырлыгы һәм гаиләсенең аның өйгә кайтуын ничек көтүе турында.

news_top_970_100
«Чечнядан соң бернигә дә гаҗәпләнмәм дигән идем»: хәрбинең хатыны ире турында сөйли

«Авырлыкларга карамастан, ул үз эшен бик ярата»

Дмитрийга 38 яшь. Ул армиягә 17 елын багышлаган. Рядовойдан башлап, Казан хәрби частенда машина йөртүчегә кадәр юл үтә. Ул махсус хәрби операция зонасына берничә тапкыр командировкага барып кайта, шуларның берсендә аңа «Батырлык өчен» медале бирелә. Дмитрийны өендә хатыны Наталья көтә – аның ышанычлы тылы һәм таянычы. Күптән түгел аларның өченче баласы туды. Алар күп балалы ата-аналар булды. Кече улына – нибары 1 ай, олысына – 3 яшь, ә кызына 10 яшь тулган.

«Минем ирем Чабаксардан. Хәрби хезмәтне ул Чечнядагы элиталы чик буе отрядында узган, анда «хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусын алган. 2006 елда демобилизациядән соң, ул Эчке эшләр министрлыгында кинолог булып эшләгән. Берничә елдан соң ул хәрби карьерасын дәвам итәргә карар кылган һәм 2012 елда спецназга хезмәткә кергән, бүгенге көнгә кадәр шунда кала», – дип сөйли Наталья.

Шул ук елны Наталья, университетны тәмамлап, Әлмәттән Казанга күченә. Бу күченү аны булачак ире белән очраштыра.

«Дмитрий, барлык авырлыкларга карамастан, үз эшен чын күңелдән ярата. Аның эшендә, һәркайда кебек үк, үз плюслары һәм минуслары бар. Әлбәттә, хезмәт күп көчне ала. Без сирәк күрешәбез, һәм безнең гаиләгә җиңел түгел: без 18 фатир алыштырдык, ә кызыбыз 5 тапкыр балалар бакчасын алыштырды», – дип уртаклаша Наталья.

Дмитрий еш кына хатынына үзенең Ватанга булган мәхәббәте турында сөйли, моның белән һөнәр сайлавын аңлата.

«СВОда катнашырга вакыт җиткәч, ирем икеләнмәде. Аның белән хезмәттәшләре арасында ныклы туганлык бәйләнеше бар. Аларның бер-берсен хөрмәт итүләре һәм бер-берсен кайгыртулары сокландыра. Аларның аралашуын күзәтеп, бу бердәмлекнең көчен тоясың – бу чыннан да тәэсирләндерә», – дип горурланып билгеләп үтә Наталья.

«Алар без тыныч яши алсын өчен бөтен көчләрен куялар»

Дмитрийның беренче командировкасы ярты ел дәвам итә. Наталья ире вакыйгаларның иң кайнар ноктасына эләккәнен сөйли.

«Ул кичергәннәре турында сирәк сөйли, әмма хезмәттәшләрен югалтулар аны тирән яралый. Һәлак булган иптәшләрен искә төшереп, ул күз яшьләрен тыя алмый, гәрчә гадәттә хис-кичерешләрен күрсәтмәсә дә. 2012 елдан бу кешеләр аңа туганнары кебек булдылар, һәм аларны югалту аңа бик авыр», – ди Наталья.

Наталья сүзләренчә, Дмитрий һәм аның хезмәттәшләре өчен җиңүгә ирешү – төп максат.

«Алар безгә тыныч тормышны тәэмин итү һәм яңа югалтуларны булдырмау өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлиләр», – дип ассызыклый ул.

Хәрбинең хатыны булу – ул геройлыкның үзенчәлекле төре, әмма ирне алдынгы сызыктан көтү, мөгаен, тормыштагы иң җитди сынауга әверелә.

«Мин бу турыда сөйләгәндә, минем тавышым калтырый. Безнең егетләр 2 айга югалган чор булды, элемтә бөтенләй булмады, хәтта хәрби элемтәчеләр аша да. Начар хәбәрне шәхсән килеп әйтүләрен белгәнгә күрә, мин ишек шакыган саен сискәнеп китә идем. Бу куркуны сүзләр белән тасвирлап булмый», – дип уртаклаша Наталья.

«Ул танклардан башка бөтен хәрби техника белән оста идарә итә»

Дмитрий үз отряды белән катлаулы һәм куркыныч операцияләрдә катнашты. Машина йөртүче буларак, ул төп рольне уйный: аның осталыгы, маневрлылыгы һәм реакция тизлеге еш кына гомерләрне саклап калу нигезе булып тора.

«Ул хәрби техниканың танклардан кала барлык төрләрен дә виртуоз йөртә. Ул дошман прицелы астында булган һәм бары тик исән калу һәм максатка ирешү өчен дога кыла алган моментлар да булган. Бәхеткә, югары көчләр алар ягында була, һәм алар исән кала. Без аның әти-әнисе һәм кызыбыз белән аның өчен дога кылмаган бер генә көн дә булмады шикелле. Безнең догаларыбыз аны бу озак айлар дәвамында яклаганына ышанабыз», – дип сөйли Наталья.

Иренә нинди куркыныч янавын белә торып, шушы ярты елны яшәү җиңел булмый аңа. Ләкин Наталья, хәрбиләрнең башка хатыннары кебек үк, кул кушырып утырмый: алар гуманитар ярдәм җыюны оештыралар, моңа бөтен мәхәббәтләрен һәм ирләренең исән-имин кайтуына өметләрен салалар.

«Аллага шөкер, шулай килеп чыкты да. Бары тик ышану гына миңа бу вакыт эчендә көч бирде. Безнең аннан башка яшәвебезне күз алдына да китерә алмыйм», – дип таный Наталья.

Дмитрий СВОга командировкага һәр 3-4 ай саен китә, анда шундый ук срокны уздыра, шуннан соң Казандагы үз частена кайта. Хәзер ул өйдә һәм хатынына балалары белән ярдәм итә ала.

«Кайберәүләр үзләренең барлык бүләкләрен күрсәтергә ярата, ләкин минем Дима андыйлардан түгел»

«Беренче командировка өчен ул «Батырлык өчен» медале алды – иң мактаулы бүләкләрнең берсе. Ул бу хакта горурланып яки пафос белән сөйләргә яратмый. Гомумән, ул бу темалардан качарга тырыша. Мин ни өчен икәнен аңлыйм – ул һәрвакыт үзенең иптәшләре турында уйлый, күз алдында аларның язмышлары үтә», – дип аңлата Наталья.

Наталья иренең яралыларны сугыш кырыннан коткарган өчен бүләк алганлыгын – ул, үз гомерен куркыныч астына куеп, иптәшләрен дошман уты астында алып чыкканлыгын көч-хәл белән генә белде.

«Мин, аның эчке дөньясын яхшырак аңлар өчен, аның тәҗрибәсе турында нәрсә дә булса белергә тырышам. Бу – минем өчен бик мөһим. Дима – бик тыйнак кеше. Үзенең барлык бүләкләрен күрсәтергә яраткан кешеләрдән аермалы буларак, ул беркайчан да алай эшләмәячәк. Мин «герой хатыны» фотопроектында катнашканда һәм аның парад формасында барлык бүләкләр белән фотога төшәргә кирәк булганда, сез аның реакциясен күрсәгез икән! Ул миңа шундый аптырап карады. Ә мин аның Россия өчен күпме эшләве белән шундый горурланам! Миңа бу проектта катнашу, аның формасын киеп, аның гаиләсе барлыгын, минем аның ышанычлы тылы булуымны күрсәтү бик рәхәт булды. Ләкин ул моңа бөтенләй башкача карый. Әгәр аның ихтыяры булса, ул: «Зинһар, форманы үз урынына элеп куй», – дип кенә сорар иде», – дип елмаеп сөйли ул.

«Чечнядан соң мине инде бернәрсә дә тетрәндерә алмаячак дип уйлаган идем»

«Беренче командировкадан кайткач, ул миңа болай диде: «Беләсеңме, Чечнядан соң мине бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмас дип уйлаган идем. Тик анда мин чын фашизм белән очраштым! Яңалыкларда сөйләгәннәр – уйдырма түгел, чын дөреслек. Безнең анда булуыбыз юкка түгел». Ул моның кирәк булуына ышана. Югыйсә алар безгә килерләр иде, ди ул. Бу – бары тик вакыт мәсьәләсе генә иде: алар котылгысыз рәвештә безнең территориягә бәреп керерләр иде», – дип иренең сүзләрен тапшыра Наталья.

Аларның кече уллары балалар бакчасына йөри генә башлаган, һәм адаптация җиңел генә узмый. Ләкин бервакыт, әтисе чираттагы командировкадан кайтырга тиеш булганда, малай белән гаҗәеп үзгәреш була.

«Ул көнне тәрбияче миңа, Арсенийны танып булмый, дип язган иде – ул бөтен кичке ашны ашап бетергән иде, моңарчы беркайчан да андый хәлнең булганы юк иде. Ул: «Миңа яхшылап ашарга кирәк, мин бит әтине каршы алырга барам!» – дигән. Ул беренче тапкыр тәлинкәгә салынган ашны ашап бетергән иде. Тәрбияче аның энтузиазмына шаккаткан. Ашаганнан соң ул шунда ук җыенырга йөгергән!» – дип искә ала Наталья.

«Мин әтиемнең бүген өйгә кайтачагына ышана алмыйм»

Малай әтисе белән бик горурлана һәм аның янына эш урынына килә – гаиләдә чын патриот үсә! Кызы да энесеннән ким түгел, әтисен сагына, һәм һәрвакыт аны сөенеп елый-елый каршы ала.

«Ул шундый нык елый! Бу күз яшьләрен туктатып булмый, шуңа күрә, аларга карап, битараф калу кыен. Әтисе белән аның арасында гаҗәеп бәйләнеш бар. Соңгы командировка вакытында балалар календарь ясадылар һәм көн саен әтиләре кайтканчы күпме калганын билгеләп бардылар. Бер генә көн калгач, кызым календарь каршында басып тора һәм: «Бүген әтинең өйгә кайтуына ышана алмыйм», – дип елый иде. Бу – бик дулкынландыргыч. Безнең әти – безнең Галәмнең үзәге», – дип сөйли Наталья.

Наталья, иремнең миссиясенең мөһимлеген аңлау миңа көч бирә, ди.

«Мин, барлык булган хәлләр безнең ил файдасына, дип ышанам. Егетләребезнең батырлыклары тарихка кереп калыр дип ышанам», – ди ул.

Наталья фикеренчә, әгәр иренең мөмкинлеге булса, ул кичекмәстән фронтка кайткан булыр иде.

«Кайчакта аның күзләре шулай яна! «Сугыш кешесе» дигән гыйбарә бар – бу аның турында. Мин аңа балаларын, кечкенә улын искә төшерәм, ә ул, әгәр гаиләм булмаса, хәтта ялга да кайтмас идем, дип җавап бирә. Авырлыкларга карамастан, мин аның бу юлын хөрмәт итәм. Мин аңлыйм, аның эше – ул аның тормышы», – дип йомгаклады Наталья.

Фотолар гаилә архивыннан алынды

«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100