Бүген иртән Чечняда адвокат Александр Немов һәм «Новая газета» журналисты Елена Милашинага һөҗүм иткәннәр.
Зыян күрүчеләр хәбәр итүенчә, аэропорттан шәһәргә таба барганда, аларның машиналарын үткәрмәгәннәр. Милашина һәм Немовны хәрби киемнәр киенгән кешеләр бик каты кыйнаган, техник җиһазларын ватып бетергәннәр.
«Журналист Елена Милашина һәм адвокат Александр Немов белән булган хәлләргә комментарий бирүе дә авыр. Бу – коточкыч. Кыйнаганнар, пычак белән кискәннәр, бармакларын сындырганнар, мәсхәрәләгәннәр – зеленка койганнар, башларын пеләшкә кырганнар. Ир-атлар болай эшләми. Кешеләр болай итми», – дип яза «Телеграм» каналлар.
Адвокат һәм журналист Грозный шәһәренә Зарема Мусаевага хөкем карарын чыгару уңаеннан килгән булган.
Мусаеваның тарихы түбәндәгечә бәян ителә: 2021 елның гыйнварында Чечня хокук саклау хезмәте вәкилләре республиканың элеккеге судьясы Сайди Янгулбаев фатирына бәреп кергән. Сорау алу сылтавы белән хатыны Зарема Мусаеваны Чечняга алып китәләр. Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров хәбәр иткәнчә, әлеге хатын-кыз полиция хезмәткәренең битен тырнап бетергән һәм чак кына аны күзсез калдырмаган.
Бүген Зарема Мусаеваны колониягә озату турында хөкем карары чыкты, ул гомеренең 5,5 елын шунда үткәрәчәк. Грозныйның Ахматов районы суды Чечня оппозиционерлары Янгулбаевларның әнисе Зарема Мусаевны алдауда һәм полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаепле дип тапты.
Мусаева бер елдан артык Грозныйның тикшерү изоляторында утырган инде. Аның сәламәтлеге дә бик какшаган. Үзенең сөйләүләренә караганда, аягында ике бармагы зәңгәрләнгән, табаннары тоймый, аркасы авырта. Суд аны хастаханәгә салудан һәм стационар дәвалаудан баш тартты.
Хокук яклаучылар хатын-кызны эзәрлекләүне аның балаларының эшчәнлеге белән бәйли. Ибраһим Янгулбаев террорчылыкка чакыруда гаепләнә. Май аенда Эчке эшләр министрлыгы Байсангур Янгулбаевны федераль эзләүгә игълан итә. Ә Абубакар Янгулбаев «Комитет против пыток»ның төньяк Кавказ филиалында эшли. Алар барысы да Россиядән күченеп киткән.
Бүген исә, Немов һәм Милашинага һөҗүм итүчеләр бу гамәленең сәбәбен дә яшермәгән. Адвокат һәм журналистка ни өчен бармакларын сындырганнарын әйтеп торганнар – эшләрен бик яхшы итеп башкарган өчен, дип яза «Телеграм» каналлар.
Александр Немов һәм Елена Милашина Грозныйдан Бесландагы хастаханәгә күчерелгән. Аларны Чечня республикасында кеше хокуклары буенча омбудсмен Мансур Солтаев озата йөри. Рамзан Кадыйров бу хәлгә карата: «Разберемся», – диде.