news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чечняда туйларда фото һәм видеоларны тыйганнар (этик нормаларга туры килмәгәннәрен)

news_top

Чечняда туйларда әхлаксыз дип табылган фото һәм видеолар тыелган. Шулай ук калым суммасы 80 мең сум дип билгеләнгән, ә килен өчен түләү – 10 мең. Республиканың мөфтияте туй нормаларын аңлаткан кагыйдәләр кабул иткән.

Туй чечен менталитеты нигезендә үткәрелергә тиеш, диелә. Үзгәрешләр кертү тыела, шулай ук әхлакый нормаларга туры килмәгән фото-видео төшерү һәм аларны тарату тыела.

Кияүгә, кодаларга кыйммәтле бүләкләр бирү тыела. Калым – 80 мең сум, чәй, шикәр һәм бәрән дип билгеләнгән, киленне «сатып алу» бәясе – 10 мең сум.

Кагыйдәләр Чечня башлыгы Рамзан Кадыров таләбе буенча кертелде.

Элек кияүгә һәм кодаларга зур суммадагы акчалар, кыйммәтле бүләкләр бирелгән. Мәсәлән, бриллиант бизәнү әйберләре, туннар, фатирлар, автомобильләр, көнкүреш техникасы. Болар барысы да тыелган. Сәбәбе – туй бик нык кыйммәткә төшә һәм өйләнүчедән зур чыгымнар таләп итә. Шулай ук гадәти чечен традицияләреннән тайпылу булмасын өчен дә тыюлар кабул ителгән.

Чечняда торт алып чыгу һәм кисеп тарату, кияү белән кәләш биюенә башкаларның кушылуы да тыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар