Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чечняда мулланы үтергәннәр, җинаятьтә шикләнелгән кеше үч алган булырга мөмкин

news_top_970_100
Чечняда мулланы үтергәннәр, җинаятьтә шикләнелгән кеше үч алган булырга мөмкин
Фото: Рамзан Кадыров телеграм-каналыннан скриншот

Чечняда 54 яшьлек ир-атны үтерүдә шикләнелгән кешене тоткарлаганнар. Ул кылган җинаять зур резонанс алды: үтерүче корбанын ишегалдындагы бала күз алдында чәнчеп үтергән һәм бу гамәлен үзе үк видеога төшергән.

Бу ир-атны тоткарлауларын Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров хәбәр итте, дип яза «РБК».

«Бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Шелков районы буенча хезмәткәрләре кичә Воскресеновская станицасында ир-атны үтергән җинаятьчене тоткарлады», – дип язды Кадыров телеграм-каналында. Аның сүзләренчә, 30 яшьлек кеше урманда яшеренгән, тикшерүчеләр аның ни өчен бу җинаятьне кылуын ачыклый.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше алып барыла торган маддә буенча максималь җәза 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Кичә, 14 гыйнварда, «Mash Gor» телеграм-каналы 54 яшьлек кешене үтерү мизгеле төшерелгән видео чыгарды. Җинаятьче кулыннан Абдурахим Гакаев һәлак булган. «Комсомольская правда» язганча, үтерелгән кеше мулла булган. «Mash Gor» мәгълүматлары буенча, әтисен үтерүләрен аның улы күреп торган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьче үз корбанын нәселдән килгән үч аркасында үтергән, аннары машинада качып киткән. Үтерүнең сәбәбе «кровная месть», ягъни элегрәк үтерелгән кешенең туганнары үтерүченең гомерен өзү күренеше булуын «Комсомольская правда» да язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100