Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чечен депутаты хиҗабны тыярга теләгән Даванковка җавабын әйтте

news_top_970_100

Делимханов Даванковка Россиядә хатын-кызлар өчен кием дресс-кодын аңлатырга вәгъдә итте.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков яулыкның православ хатын-кызлары, ә хиҗабның мөселман хатын-кызлары киеменең алыштыргысыз атрибуты булуын белергә тиеш. Бу хакта Чечнядан Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов үзенең Телеграм-каналында язган, дип хәбәр итә РБК сайты.

Ул белем бирү оешмаларында дини кием, шул исәптән йөзне өлешчә яки тулысынча каплый торган кием киюне тыю турындагы закон проектына үз фикерен әйткән. Бу документны 28 майда Дәүләт Думасына Даванков («Яңа кешеләр партиясе») тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, закон проектының актуальлеге «дәүләт, муниципаль мәгариф оешмаларында белем бирүнең дөньяви характерын ныгыту мөһимлеге» белән бәйле.

Делимханов сүзләренчә, Россия – күп милләтле һәм күп конфессияле ил, монда «дини һәм гаилә кыйммәтләре иң югары дәрәҗәдә үтәлә». Ул чечен хакимиятләре вице-спикерның закон проектын хупламаячак дип әйтте. «Даванковка никаб һәм хиҗабның аермасын аңлатасы иде», – дип өстәгән Адам Делимханов.

Аның сүзләренчә, никаб – йөзне каплый торган хатын-кыз киеме, ә хиҗаб – «мөслимәләрнең мәҗбүри дини киеме». Дәүләт Думасы депутаты аңлатканча, әгәр Даванков кемгәдер дини таләпләрне үтәүне тыярга теләсә, ул дин тоту иреген гарантияли торган Россия Конституциясенә турыдан-туры каршы бара. Вице-спикер инициативасы Россия җәмгыятендә бүленү китереп чыгарачак, диде Делимханов.

Ул «илебез иминлеге өчен барын да эшләүче» президент Владимир Путинны һәм «Россия мәнфәгатьләрен яклауда бәһасез өлеш» кертүче мөселманнарны да телгә алды.

«Даванковка шуны да искәртәсе килә: православиедә дә хатын-кызлар Аллаһны ярату, нәзакәтлелек һәм буйсыну билгесе буларак шулай ук яулык бәйләп йөрергә тиеш», – диде депутат.

Әгәр Даванков һәм тагын кемдер традицион дини кыйммәтләрне һәм йолаларны аңламый икән, «без аңа да, башкаларга да, аңлашылырлык итеп аңлатырбыз» дигән Делимханов.

2012 елда Путин ислам тарафдарларына мәҗбүри хиҗаб киюне, шул исәптән мәктәпләрдә киюне дә мәҗбүри итүгә каршы чыкты. «Безнең мәдәнияттә, традицион исламда хиҗаблар юк. Нигә безгә ят гореф-гадәтләрне кертергә?» – диде ул вакытта дәүләт башлыгы.

2024 елда президент каршындагы Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев, Россиядә никаб киюне тыярга кирәк, диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100