Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Бу турыда министрлык сайтында язылган.
Гаризалар 2026 елның 19 октябреннән 29 октябренә кадәр өстәмә сайлап алулар уздыру өчен кабул ителә.
Субсидия түбәндәгечә бирелә:
- товар таналары һәм бер мәртәбә бозаулаган таналар сатып алуга: бер башка - 80 мең сум исәбеннән;
- нәселле таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган нәселле таналар сатып алуга: бер башка -90 мең сум исәбеннән;
- товар үгезләре сатып алуга: бер башка - 35 мең сумга кадәр;
- яшь кош-корт сатып алуга: 1 баш күркәгә һәм казга - 200 сум; 1 баш үрдәккә - 120 сум; 1 бройлер чебиенә - 100 сум.
Сатып алына торган яшь кош-кортның яше - 30 көннән дә зуррак булмаска тиеш; 2026 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган чебиләр субсидияләнә.