Олы кешеләр банан һәм алмаларның дефицит булган чорын хәтерли әле. Ул заманнарда кибеткә алма белән банан кайтса, шундук чират тезелә торган була. Сатучылар да: «Бер кулга бер бәйләм!» – дип кисәтеп кенә тора. Тик хәзер моны күз алдына китерү дә авыр инде. Бананнар теләсә кайсы кибеттә бар – җаның күпме тели, шулкадәр ал.
Әмма ел башыннан Россия халкының борчылырга тагын бер сәбәбе килеп чыкты. Гыйнвар башында Эквадорда гражданнар конфликты килеп чыкты, президент Нобоа 60 көнгә гадәттән тыш хәл режимы кертте. Ә Эквадор бананнар экспортлау буенча төп ил булып санала, һәм бу хәлләр башка илләрне, шул исәптән, Россияне дә банан белән тәэмин итүгә тәэсир итми калмады. Һәм менә тагын – «исәнмесез»! 5 февральдән башлап Россельхознадзор Эквадордан бананнар кайтартуны туктатты, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
«Эквадор бананнарында Россия һәм ЕАЭС әгъзалары булган илләр өчен карантин куркынычы тудыра торган «многоядная муха-горбатка (Megaselia scalaris (Loew)» системалы рәвештә табылып торды. Россельхознадзор Эквадорның авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министры Франклин Данило Паласиос Маркеска мөрәҗәгать итте һәм 5 февральдән иң күп хокук бозу булган 5 Эквадор экспортерының банан сертификациясен туктатуны сорады», – диелә Россельхознадзор хәбәрендә.
«Россия базарындагы бананнарның 90 проценты Эквадордан кайтарыла. Кайбер тәэмин итүчеләрнең сертификатларын тартып алу билгеле бер авырлыклар тудырачак», – дигән Ритейл базары экспертлары ассоциациясе идарәсе рәисе Андрей Карпов.
«Әлегә сүз банан белән тәэмин итүчеләрнең бер өлеше турында гына бара, ә Эквадорда алар берничә дистә. Әгәр бу чикләүләрне арттырмасалар, банан кайтаруны башка экспортерлар арасында бүләчәкләр. Әмма өстәмә логистика һәм кәгазь йөкләнеше аркасында алар кыйммәтләнергә мөмкин. Ә менә әгәр дә чикләүләрне арттырсалар, Россиядәге кулланучылар өчен авырлык килеп чыгачак», – дип сөйләгән Ирина Козий.
Эксперт сүзләренчә, банан – безнең рационның мөһим өлеше. Кулланылган барлык җиләк-җимешнең 20-25 проценты нәкъ менә банан.
«Эквадордагы башка экспортерлар белән эшли башлау да җиңел булмаячак. Бу – озак процесс. Әйтик, поставщик бар, ди, әмма аның продукциясенә шул ук Россельхознадзордан сертификат алырга кирәк. Моның өчен хезмәткәр Эквадорга барырга һәм шунда бананнарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Шул ук вакытта банан бәясе кыйммәт тә булырга тиеш түгел, юкса сатып алучы аны алмаячак. Россиядә бананнар алма белән көндәш. Бананга бәя артса, алмага ихтыяҗ арта», – дип өстәгән Андрей Карпов.
Тик шулай да, Россия банансыз калмаячак – Һиндстан ярдәмгә килә.
«Сөйләшүләр вакытында Һиндстан Россия базарын банан, манго, ананас, папайя һәм гуава кебек җиләк-җимешләр белән тәэмин итүдә кызыксыну белдерде. Һиндстан җиләк-җимешләрен, аерым алганда бананнар кайтару мәсьәләсе берничә еллар дәвамында эшләнде. Һинд белгечләре әйткәнчә, Һиндстаннан Россиягә бананнарның беренче партиясе 2024 елның гыйнварында җибәрелгән, икенчесе февраль аена планлаштырылган. Алга таба Россия базарына Һиндстан бананнарын экспортлау күләме артачак. Сөйләшүләрдә килешенгәнчә, якын арада Һиндстан Россиягә экспортларга планлаштырган җиләк-җимешләр исемлеген җибәрәчәк», – дип хәбәр иткәннәр Россельхознадзор хезмәтендә.