Ханты-Манси автоном округында чебен-черки котыра, алар өерләре белән машиналарга кадәр сырып алган.
Меңләгән бөҗәк «Газель» машинасының тәрәзәсен 10 минут эчендә каплаган. Кап-кара бөҗәк көтүе калын катлам булып яткан.
Черки һәм чебеннәрнең шулай күбәюенә һава торышы сәбәпче булган. Ханты-Мансида Оби елгасы күтәрелгән, һәм эссе һава торышы бөҗәкләр күп булып үрчесен өчен шартлар тудырган.