news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда сәер яңгыр яуган

news_top
Чаллыда сәер яңгыр яуган
Видеодан скриншот

Бүген Чаллы халкы сәер яңгыр яуганны күзәткән. Якын-тирә районнарда тагын давыллы яңгыр булып, шуның почмагы эләкмәдеме икән, дип тә фаразлыйлар мессенджерларда таралган видеоларда.

Күктә бер болыт кисәге дә булмаган чалт аяз көнне, кисәк кенә, чиләкләп яңгыр коярга тотынган. Шул арада һавага бик көчле балык исе таралган.

«Ул балык исе миңа гына сизеләме икән әллә, дип уйлаган идем. Барысы да шулай ди», «Чынлап та сәер яңгыр булды. Тик һава рәхәтләнеп китте», «Болыт булмаган килеш тә яңгыр явар икән», «Кояш нуры яктысында ул яңгыр тамчылары ниндидер энҗе бөртекләре булып тоела, бик матур күренеш иде», – дигән комментарийлар килә әлеге видеоларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар