Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллының Үзәк районы башлыгы Камчаткада чаңгы ярышында вафат булган - видео

61 яшьлек Искәндәр Галимов чаңгы марафонында катнашкан булган.

news_top_970_100
Чаллының Үзәк районы башлыгы Камчаткада чаңгы ярышында вафат булган - видео

Чаллының Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов Камчаткада чаңгы марафонын узганда вафат булган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Ул трассаның якынча 40 километрын узган, аннан соң хәле начарланган. Башка спортчылар ярдәм чакырган. Галимовны спорт комплексына алып кайтканнар. Анда көтеп торган медицина хезмәткәрләре үлемен генә раслый алган.

Ярышларны оештыручылар биргән мәгълүмат буенча, Галимовның ярышта катнашу өчен белешмәсе булган. Аны Чаллының бер сырхауханәсе биргән. 61 яшьлек чаңгычы старт алдыннан хәле начар булуга зарланмаган.

Искәндәр Галимов 2012 елда Чаллының Үзәк районы җитәкчесе итеп билгеләнгән. Ул вазифага кадәр шәһәрнең башкарма комитеты аппаратын җитәкләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100