news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллының 2 нче татар гимназиясе янында ир-ат укучы балага һөҗүм иткән

news_top
Чаллының 2 нче татар гимназиясе янында ир-ат укучы балага һөҗүм иткән
Мессенджерлардан

Бүген иртән Чаллының 2 нче татар гимназиясе янында билгесез кеше бер укучыны, букчасыннан эләктереп, каядыр алып китмәкче булган. Бәхетенә, малай мәктәп территориясенә кереп кача алган, бу кешенең фотосын ясарга да өлгергән. Малайның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән инде. Мәгълүмат мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таралды. 

Фотодан күренгәнчә, ир-ат озын буйлы, аркасына ак төстәге капчык аскан.

«Барлык әти-әниләрнең сак булуы һәм балаларын кисәтүе сорала», – дип язалар чатларда.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар