Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыга Оренбургтан килгән хатын-кыз унынчы каттан егылып төшеп үлгән

Билгеле, унынчы каттан егылгач исән калу шанслары юк...

news_top_970_100

Фаҗига 29 апрельдә, төннең беренче яртысында Чаллыда теркәлә. Бу хакта «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Полиция һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасын 11/14 йортка чакырталар. Җирдә биектән егылып төшү билгеләре булган хатын-кыз яткан була. Ул табиблар килгәнче үлгән. 47 яшьлек хатын-кыз Оренбург өлкәсеннән килгән. Шушы йортның 10 катында яшәвен язалар. Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән.

Килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100