Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциягә китеп һәлак булган Илгиз Латыйпов гаиләсендә игезәкләр туган

news_top_970_100
Хәрби операциягә китеп һәлак булган Илгиз Латыйпов гаиләсендә игезәкләр туган
Фото: «Челны ТВ»

Чаллыдан махсус хәрби операциягә китеп һәлак булган Илгиз Латыйпов гаиләсендә игезәк малайлар туган. Аларга Радель һәм Ранель дип исем кушканнар. Аларны 15 декабрь көнне Кама балалар медицина үзәгеннән чыгарганнар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев балаларның әниләрен, туганнарын һәм якыннарын шәхсән котлаган. Бу хакта «Челны ТВ» хәбәр итә.

Туганнары һәм якыннары Гөлназ Латыйпованы һәм балаларны алкышлар белән каршы алган.

«Ике малай Ранель һәм Радель дөньяга килде, алар Латыйпов Илгиз Илһам улы фамилиясен дәвам итәчәкләр, ул илебезне яклап һәлак булды», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.

Традиция буенча, хәрби хезмәткәрнең хатынына шәһәрдән һәр балага 100 мең сум һәм республикадан яңа туган балалар өчен җыелмалар тапшырылды.

Һәлак булган хәрбинең әтисе сүзләренчә, улы, бер минут та уйлап тормыйча, контракт төзеп киткән. Оныклары – улларының дәвамы.

«Улыбыз минем сукмактан китте. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итте, өлкән лейтенант иде. Мин үзем – отставкадагы майор. Улыбыз эшен ташлап, Ватанны якларга китте», – дип сөйләде хәрбинең әтисе Илһам Латыпов.

Латыповлар гаиләсендә болар – беренче балалар түгел. Радель һәм Ранельнең тагын бер абыйсы һәм апасы бар.

«Мин һәрвакыт энем булуын теләдем. Аларны үзләрен якларга өйрәтәчәкмен, бергә төрле уеннар уйнарбыз, футбол уйнарга өйрәтәчәкмен», – диде олы абыйлары Марат.

Яңа туган балаларның әниләренә туганнары һәм якыннары ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Шәһәр, үз чиратында, киләчәктә дә гаиләгә ярдәм кулы сузарга ниятли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100