«Хәйрияче, эшмәкәр Рөстәм Гатинның Лисинчанск балаларына оекбаш, бияләйләрне биргән видеосында үзем бәйләгәннәрне күреп, төне буе еладым. Үзем дә армиядә писарь булып хезмәт иткән кеше буларак, хәрби хәрәкәтләр барган җирләрдәге хәлләрне яхшы беләм. Грузиядә бәрелешләр вакытында, җир тетрәгәндә яшәгәндә бер кисәк ипинең, сөтнең кадерен белергә өйрәндем», – ди Чаллыда яшәүче Резидә Нуретдинова.
«Татарча җыр ишетү күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә иде»
Актаныш районының Тәкмәк авылы кызын язмыш күп сыный. Алар гаиләдә җиде кыз үсә. Резидәгә 10 яшь булганда, әтиләре үлеп китә. Әниләре кибетче, колхозчы булып эшли, аннары төннәр буе кызларына кием тегә. «Барыбызга да бер төсле күлмәкләр тегә иде. Без кечкендәдән эшләп үстек. Ә көчле рухлы булырга әнидән өйрәндек. Тормышы никадәр генә авыр булмасын, ул беркайчан да зарланмады, безне төрле һөнәрләргә өйрәтеп үстерде», – дип искә ала ул үзенең балачагын. Башта ул туган авылында, аннары 5-8 сыйныфларда Яхшый, 9-10 сыйныфларда Иске Байсар авылына җәяү йөреп укый. Монда мәктәпне «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлый, төрле ярышларда призлы урыннар яулый.
Шунда булачак ире Наил белән таныша, аннары дуслыклары мәхәббәткә әйләнә. Иске Байсар егете хәрби хезмәтне сайлый. Кайларда гына булмыйлар алар. Наил Польшадан ялга кайта һәм алар өйләнешәләр. Ул елларда Польшада, Грузиядә тыныч булмый. Резидә ханым телефонистка, бронетанклар хезмәтенең «писаре» булып эшли. Наил ике ел Әфганстанда да хезмәт итә. Шул вакытта Резидә ханым Грузиядә балалар бакчасы ача.
– Командир ачкыч күрсәтеп: «Монда өч бүлмәле фатир бар. Балалар бакчасы ачарга кирәк», – диде. Мин бу эшкә алындым. Солдатлар бирделәр, тәрәзәләр алыштырдык, җылылык керттек. Тәрбиячеләр таптым. Өч төркемле садикны ачып, әйбәт кенә эшләтеп җибәрдек, – ди.
Ире Әфганистанда хезмәт иткәндә бер хатынның балаларын тәрбияли ул. «Бу хатын акылын югалтты, мин 4 ай аның 2 һәм 4 яшьлек ике улын карадым. Үземнең кызыма 4 яшь иде. Хатынны Тбилисига психоневрология диспансерына җибәрделәр. Аннан Себердән әнисе килде. Мин яннарына барып йөрдем. Хәле начар иде, балаларын танымады. Бик кызганыч иде. Шуннан хәйриячелек белән шөгыльләнә башладым. Мохтаҗларга киемнәр җыйдым. 1987 елда Ленининакан белән Спитакта җир тетрәде. Хәрбиләрнең хатыннары, балаларын безгә кунакханәгә китерделәр. Һәрберсенә күңел җылымны биреп, ярдәм иттем», – ди олы йөрәкле ханым.
Рушания ханым ташландык зиратларны төзекләрндерүдә катнаша, Кода гарнизонында әстерхан чикләвеге агачлары утырта. Кыскасы, эшләмәгән эше калмый.
Нуретдиновлар 10 ел Грузиядә яши. Резидә ханым төп эшеннән тыш, 10 ел хатын-кызлар советын җитәкли. Төрле чаралар үткәрә. «Татарча җыр ишетү күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә иде», – ди ул. Бик авыр вакытлар була, хәтта коры ипи белән дә тукланалар алар.
«Куркудан бала имезергә сөтем бетте»
Грузиядәге җир тетрәүләрнең дә газапларын күрә Нуретдиновлар.
– Коточкыч хәлләрне күрдек. 2-3 балл җир тетрәү турында сөйләп тә тормыйлар. Җир гел селкенеп тора иде, куркудан бала имезергә сөтем бетте. Төзекләндерү эшләрендә катнашучы Дагыстан егетләренә ипи, сөт ашата идем. Егетләрнең, андагы балаларның сагыш тулы күзләре һаман да күз алдымда, – ди язма герое.
Хәрби хезмәттән соң, Резидә ханым гаиләсе белән Чаллыга кайтып урнаша. Кадет мәктәбендә эшли, лаеклы ялга чыкканнан соң, «Асылташ» балалар приютында тәрбияче булып эшләвенә дә 11 ел тулып киткән. Балалар белән аерылышуны бик авыр кичерә. Ана назыннан мәхрүм булган малайлар һәм кызлар да ярата үзен. «Бер вакыт күрше авыл Сабан туенда ботыма килеп сарылдылар. Карасам, приютта тәрбияләнгән балалар. Дүрт бертуганны гаиләгә алганнар икән», – ди ул.
Үзенең бертуганының улы өч баласын калдырып, махсус хәрби операциягә киткән. Танкист булып хезмәт итә. Сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән ханым егетләргә ярдәм итәргә карар кыла. «Хәрби хезмәттәгеләрнең тормышын яхшы белгәнгә хәрбиләргә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли башладым. 200 пардан артып китте. Һәрберсенә күңел җылысын кушам, башка төрле уйлар килә. Тынычлыктан кадерле бернәрсә дә юк», – ди ул.
Җепләр белән Светлана Карпова җитәкчелегендәге «Дарим тепло» волонтерлар үзәге тәэмин итә, изге эшкә туганнары, дуслары кушыла. Кайвакытта бәйләгән киемнәрне сүтеп тә носкилар бәйли. Аларны волонтерлар гуманитар йөк белән хәрбиләргә һәм Лисичанск халкына җибәрә. «Ничә пар бәйләгенмне белмим, санап тормыйм. Оекбашлар аерылып торсын өчен буй-буй башка төсләр кушып бәйлим. Буш вакытымда кулымда гел энәләр, транспорттан кала, бөтен җирдә бәйлим. Машина гына йөртә белмим, калган бөтен эшне эшлим», – ди ул уенын-чынын кушып.
Чыннан да күп һөнәрләр остасы ул. Укытучы, писарь, элемтәче, повар, кер һәм идән юучы. «Асылташ»та кемне алыштырырга кирәк, Резидә ханым шул кешенең вазифасын башкара. Яңа бистәсендә депутат булып та сайлана әле ул. Халык өчен бик күп эшләр башкарырга туры килә үзенә. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Резидә ханым бик күп шәһәр һәм республика бәйгеләрендә җиңеп чыкан. Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнарның исәбе-хисабы юк. Өч мәртәбә «Ел хатын-кызы» республика бәйгесендә җиңгән. Җырларга, биергә, шигырь сөйләргә ярата. Авылдашларын хөрмәт итә, бәйрәмнәрдә, авылга кайтып, тәмле тәбикмәкләр белән сыйлый.
«Оныкларым кызымны алыштырдылар»
Көчле рухлы булса да, аның тормышы ак төсләрдән генә тормый. Бер елны ике кадерле кешесен югалта ул. 2017 елның декабрендә ике баласын ятим итеп – кызы, 2018 елның мартында 95 яшендә әнисе бакыйлыкка күчә... Бала хәсрәтен бик авыр кичерәләр. Әмма төшенкелеккә бирелеп, кайгырып утырырга вакыты юк.
«Оныкларым кызымны алыштырдылар. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә киләләр. Алар картаерга ирек бирми. Узган ел ишегебезгә тагын кайгы «шакыды». Бердәнбер балам – улым вафат булды», – диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча...
Җәйләрен ул Актаныш районы Иске Байсар авылында оныклары белән үткәрә. Биредә чебиләр, бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә.
Резидә ханым туганнары белән бер йодрык булып яши. Бүгенге көндә исән-сау алты кыз – барысы да уңганннар, әдәбияткә сәнгатькә гашыйклар. Дилбәр Әхәтова шигырьләр яза. Китабы да чыккан икән.
«Мин кешеләргә ярдәм итүне тормышымның девизы иттем. Игелекле эшләргә шәһәрдәшләр дә кушылсыннар иде, чөнки бергә һәм бердәм булганда гына авырлыкларны җиңеп була. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге ир-егетләр, госпитальләрдәге яралылар һәм хәрби шартларда яшәүче балалар, өлкәннәр ярдәмгә мохтаҗ. Тынычлыкның, ризыкның кадерен белеп, мөмкинлектән чыгып, шуларга булышсак, җиңү тизрәк килер», – ди ул.
Чыганак: «Шәһри Чаллы», Зөлфия Галим.