news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күп әйбер алмагыз» – мобилизацияләнгән егет җыелу пунктындагы яшәү шартларын күрсәтә

news_top

Социаль челтәрләрдә Чаллыдан мобилизацияләнгән егетнең якыннарына җибәргән видеосы таралды. Ир-ат роликта җыелу пунктындагы яшәү шартларын күрсәтә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. 

Видеодан күренгәнчә, ир-егетләрнең тору урынында карават һәм тумбочкалар бар. Мобилизацияләнүчеләргә урын-җир әйберләре, хәрби кием комплектлары өләшкәннәр.

«Егетләр, бөтен әйберне бирәләр. Үзегез белән күп әйбер алмагыз. Кабат аларның барысын да үзегез белән йөртергә яки кире җибәрергә туры киләчәк», – дип киңәш итә роликның авторы башкаларга.

Алга таба нәрсә булачагы турында:  «Берни белмибез. 1,5 мең кешелек мотострелковое подразделение формалаша. Бары тик шуны гына әйтә алам», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар