Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдан килгән ике эшмәкәрне Белоруссиядә үтергәннәр һәм мәетләрен яндырганнар

news_top_970_100
Чаллыдан килгән ике эшмәкәрне Белоруссиядә үтергәннәр һәм мәетләрен яндырганнар
социаль челтәрләр

Белоруссиянең Гомель өлкәсендә урман янгыны сүндергән чакта бик нык янган ир-ат мәете табыла. Аның шәхесен шунда ук ачыклый алмыйлар. Бу турыда «Беларусь сегодня» басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Ике атна узгач гөмбә җыючылар урманда янып беткән машина табалар, аның эчендә тагын бер янган мәет була.

Соңрак полиция ачыклаганча, машина хуҗасы Татарстанның Чаллы шәһәре кешесе була. Ул иптәше белән Белоруссиягә килгән. Алар йөк машинасы алып кайтырга тиеш булган.

«Беларусь сегодня» белешмәсе буенча, Чаллыдан килгән бу кешеләр транспорт алып-сату белән шөгыльләнгән.

Эшмәкәрләрне үтерүдә шикләнеп аларның партнерын тоткарлаганнар. Тикшерү версиясе буенча, бу кеше Чаллыдан килгән эшмкәрләрдә акча күп булуын белә – сумма 8 мең доллар чамасы була. Шуннан соң ул танышларына хәбәр итә һәм партнерларын үтерергә карар кыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100