Чаллыдагы волонтер: «Үзен бүре дип уйлаучы кеше ыңгыраша, аягын тешләргә тырыша...»
«Спасатель рядом» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан штабы Чаллы «ашыгыч ярдәм» хезмәте белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән.
Чаллы һәм Казан волонтерлары «ашыгыч ярдәм» чакыручыларга, табиблардан алдарак килеп, беренче ярдәм күрсәтә. Бу хакта «Челнинские известия»га Эльвира Мөхәммәтдинова яза.
36 яшьлек Эльмира Җәйләлова «Спасатель рядом» проекты курсларында беренчеләрдән булып укый. Һәрвакыт экстремаль ситуацияләр медицинасы турында хыяллана. Ике югары белем алганнан соң, медицина көллиятенә укырга керә. Гыйнварда беренче ярдәм күрсәтү курсларын үтә. Шул ук вакытта, барлык беренче чыгарылыш укучылары кебек (ә алар 9 була), волонтерлыкка кушыла.
Аның асылы шунда: иҗтимагый хәрәкәт волонтерлары, сигнал алгач, урамда булган һәлакәт урыннарына киләләр һәм табиблар килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтәләр. Әмма июньгә кадәр чакырулар аз булган, чөнки сигналларны шаһитлардан гына алганнар. Ә «ашыгыч ярдәм» белән килешү төзелгәннән соң, җәмәгать урыннарыннан килгән мөрәҗәгатьләр программа аша «коткаручылар»ның да телефоннарына юллана. Һәлакәт урыныннан 5-7 километр радиуста булган волонтерларга координаталар һәм хәл тасвирламасы белән хәбәр килә.
Волонтерлар көндез үз эшләрендә эшли, ә кичләрен ким дигәндә 3 кешедән торган бригада булып җыелалар һәм чакырулар буенча йөри башлыйлар. Эльмира Җәйләлова җәй дәвамында чакыруларга 227 тапкыр барган (!). Һәр кич диярлек кизү торган. Чакыруларда гадәттә «начар ята» дигән аңлатма язылган була. Коткаручылар аларны нәкъ шулай «начарятучылар» дип атый да. Мондыйлар гадәттә исерекләр булып чыга, ди ул.
Мондый очракларда волонтерлар чакыру урынына килгәч беркемне дә тапмый. Әгәр дә исереп ятучы булса, аны уяталар һәм, ул үзе өйгә кайта аламы, дип сорыйлар. Алар аның рөхсәте белән телефон аша туганнарын чакыра алалар. Һәрхәлдә, бу – «ашыгыч ярдәм» ресурсларын саклый. Эльмира сүзләренчә, урамнан «ашыгыч ярдәм» чакыруларның бик күп өлеше нәкъ менә мондый исерекләргә туры килә. 30 процент очракта гына исерекләр ярдәмгә мохтаҗ була.
«Эпилептикның авызына кашык каптырырга ярамый»
Эльмира урамда яткан һәркемне исерек дип уйларга ярамаганлыгын искәртә. Аны 2 тапкыр эпилептикларга чакырганнар. Игътибар белән карамасаң, бу кешеләр спиртлы эчемлекләр эчкән, дип уйларга була, ди ул.
Җәйләлова сүзләренчә, күпләр кешеләрдә өянәк башланганда югалып кала һәм, теле артка китмәсен дип, авызына төрле предметлар каптыра башлый, ә моны катгый рәвештә эшләргә ярамый.
Эльмира эпилепсия билгеләре булган кешегә беренче ярдәм күрсәтү очрагын исенә төшерә.
– Чакыру килде: «Аңсыз, көзән җыерулар», – дип язылган. Мин вакыйга урыныннан 2 минутлык кына ераклыкта идем. Асфальтта 36 яшьлек ир-ат утыра иде. Минем күз алдымда аның хәле начарланды – күзләре пыялага әйләнде, башын арткы якка каерып егыла башлады. Аның башын чак кына тотып калдым. Көзән җыерулар 30 секунд дәвам итте, аннары 1 минут дәвамында ир-ат аңына килде. Ул өянәге алдыннан нәрсә булганын хәтерләми. «Ашыгыч ярдәм» көткәндә, ир-ат 7 тапкыр аңын югалтты.
Эльмира «ашыгыч ярдәм»гә шалтырата, бригадага килү юлын аңлата, чөнки ир-ат кибет артында егылган була, шуңа юлдан ул күренми.
«Бүре-кеше»
Волонтерларга гадәти булмаган персонажлар да очрый.
– Юлда килгәндә җирдә бер кешене күрәбез. Ир-ат аңында, йөзтүбән яткан, яхшы гына киенгән, янәшәсендә – ватылган телефон. Аны айнытып җибәрү өчен өстенә су сибәләр. Зыян күрүче ыңгыраша һәм аягын тешләргә тырыша. Беркем белән дә контактка бармый. Вакыт-вакыт кешеләргә ташлана. Кемнедер тырнап алырга әзерләнгән сыман сикерә, йөгерә, ыңгыраша. Аны җиргә яткырырга тырышабыз. Ул куллары белән үләнне йолкый башлый, туфракны тырный. Барысы да зомби фильмнарындагы кебек, – дип сөйли волонтер.
«Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәч, «бүре-кеше» сикереп торды һәм куллары белән гәүдәсен селкетә башлады. Бригада волонтеры аның өстенә сикереп, җиргә екты. «Ашыгыч ярдәм» фельдшерлары аны бинтлар белән бәйләде. Һәм авыру кинәт сөйләшә башлады. Аның сүзләре буенча, аны бүре тешләгән, һәм хәзер ул үзе дә бүрегә әйләнгән.
Эльмирага сугышкан кешеләрне дә күзәтергә туры килә.
– Чакыру килде: «Күзләргә баллончиктан сиптергәннәр». «Ашыгыч ярдәм» машинасы инде килгән иде. Янәшәдә 3 хатын-кыз күзләрен каплап тора иде. Машина янында – ир-ат һәм хатын-кыз, аларның куллары шешә белән киселгән иде. Без күзләрне су белән юарга булыштык (ләкин ярдәм итмәде), аннары ирләр сөт алып килделәр һәм шуның белән юдылар. Янәшәдә хатын-кызлар басып тора иде, алар барысын да видеога төшереп тордылар һәм «ашыгыч ярдәм»нең сугышуны туктатмавына зарландылар. Шул арада, кырыйда сугыша башладылар, ике яктан да ким дигәндә 30ар кеше бар иде. Сугышу, кычкыру, егылулар башланды. Полиция чакырдык. Безнең күз алдында берсенең башына китереп суктылар, ул очып китеп асфальтка килеп төште. Аңын югалтты, – дип хәлне аңлата волонтер.
Шунда ППС килеп җитте, сугышучыларны аера башлады.
– Кырыйга чыгып очкан кеше янына килдек, ул инде бордюр янында утыра иде. Аны алып киттек, карадык, күзенең бер кырые гына җәрәхәтләнгән иде. Юдык та мамык куйдык. Патруль хезмәткәре ресторанга керү урынында җирдә яткан ир-атка да ярдәм итүне сорады. Ул күзләрен каплап тора иде, үзе канга баткан. Аның күзенә генә зыян килгән, ә кан башка кешенеке булып чыкты. Борылуы булды, йодрыгы белән янда торган хатын-кызга ташланды. Һәм шунда ук ул хатын-кызның ире аңа җавап итеп китереп сукты... ППС экипажлары 5 кешене алып китте, – дип искә ала Эльмира.
Мондый стресслы вакыйгалар җәй дәвамында шактый булган.
– Еш кына бездән: «Бу сезгә нәрсәгә, моның өчен бит акча бирмиләр?» – дип сорыйлар. Ләкин ярдәм итүче – ул җан халәте. Мохтаҗ булганнарга һәм чакыруларга чабучы табибларга ярдәм итәсе килә, – ди Эльмира.