Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы сукбай блогер Мәскәүгә киткән һәм өйләнә

news_top_970_100

Чаллыда үзен «сукбай» дип атаучы Валерий Диюновның тормышы тамырдан үзгәреп куйган. 57 яшьлек блогер социаль челтәрләрдә Надежда исемле хатын белән танышкан һәм аның янына кунакка Мәскәүгә китеп барган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Минем бар да яхшы. Барыгызга да минем Надюшадан сәлам», – дигән ул «ЧИ» хәбәрчесенә.

Балта остасы, шигырьләр язучы бу ир-атның социаль челтәрдәге сәхифәсендә моңа кадәр «Статусым буенча сукбай. Күңелемдә шагыйрь. Натурам иҗатчы» дип язылган, ул үзен «Бомж Петрович» дип атап йөрткән.

Валерий Диюнов үзе Иваново өлкәсеннән. Ике тапкыр өйләнгән, өч баласы белән аралашмый. Чаллыга аны Кече Шилнә кешесе каминлы мич ясарга чакырып китергән булган. Хуҗа аның эшен ошаткан, Боровецкий бистәсендә дусларына ишегалды себерүче-бакчачы итеп эшкә урнаштырган.

Күптән түгел Валерий Надежда белән языша башлый. Хәзер ул яраткан хатын-кызы – Мәскәү кешесе белән бәхетле икән. Аның песиен һәм этен карый. Шушы көннәрдә генә кибеткә барып, никахлашу өчен алтын балдаклар алганнар, диелә хәбәрдә.

«Без 6 декабрьдә өйләнешәбез. Киләчәктә кайда яшисен хәл итәбез», – дип язган Валерий.

Валерийның «стенасында» яңа язу барлыкка килгән. «Кадерле дуслар, тормыш рәтләнә. Мин – моның тере үрнәге. Сукбай түгел инде, ә Петрович», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100