Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы лицензиясез эшләүче мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл куйганнар

news_top_970_100
Чаллыдагы лицензиясез эшләүче мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл куйганнар
Фото "Челнинские известия" сайтыннан

Чаллының 25нче комплексындагы шәхси мәктәп территориясендә Иосиф Сталинга һәйкәл куйганнар. Аны монтажлау эшләре инде төгәлләнеп килә. Һәйкәл тантаналы рәвештә 2023 елның язында ачылачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Мәктәпнең директоры Максим Евтешин сүзләренчә, Йосиф Виссарионович – илне Бөек Ватан сугышыннан лаеклы рәвештә чыгарып, кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызган шәхес. «Әлеге казанышлар мәгариф системасының Сталин этәргеч биргән планлы һәм киңкырлы үсешеннән башка мөмкин булмас иде», – дип аңлаткан ул Сталинга һәйкәл куелуны.

Ә менә Сталин үткәргән массакүләм репрессияләр турында Евтешин бер сүз дә әйтмәгән. 

Газета әлеге һәйкәл куелган мәктәпнең лицензиясез эшләвен дә ачыклаган.

«Бу оешманы «мәктәп» дип әйтүе дә кыен. Шуңа да карамастан, алар башлангыч сыйныфларга балалар җыйганнар, – дип аңлаткан ситуацияне Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. – Әти-әниләргә җайлы булса кирәк – иртән китерәләр, кич кенә килеп алалар. Андый хезмәтләргә бездә сорау зур», – дигән ул.

Матбугат җитәкчесе сүзләренчә, әлеге мәктәпне хокук органнары бөтенләй ябарга тиеш. 

Мәктәп территориясендә һәйкәл куюга килгәндә, бу мәсьәләнең муниципалитет карамагында булуын әйткәннәр министрлыкта. 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та мәктәп ишегалдында Сталин һәйкәле барлыкка килүгә карата үз фикерен белдергән. Аның сөйләвенчә, мәктәп укучыларының әти-әниләреннән үз исеменә шикаятьләр килмәгән. Волынец, бу эш әти-әниләр белән килештерелеп эшләнгән, дип өметләнә.

Сайтында әлеге оешманы «Гаилә мәгарифе клубы» дип атаганнар. Ул 2022 елның февралендә ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100