news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы концертында Филүс Каһиров тормыш иптәше Эльмирага сюрприз ясады

news_top
Чаллыдагы концертында Филүс Каһиров тормыш иптәше Эльмирага сюрприз ясады
"Татар-информ" архивы

Чаллыда узган сольный концертында Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров тормыш иптәше Эльмира Каһировага җыр багышлады. Шушы көннәрдә генә Эльмираның туган көне булып узган икән. Җырчы хәләл җефетен гомер бәйрәме белән котлап, аның үзенә бик зур терәк булуын билгеләп үтте, кат-кат рәхмәтләрен җиткерде.

«Кышкы романс» җырын башкарган вакытта, залда тавыш операторларына ярдәм итеп утырган хатыны янына төшеп, аңа чәчәк бәйләме дә бүләк итте. Филүс белән Эльмира ярымкараңгы залда озак кына кочаклашып басып тордылар. Кыскасы, бик тә «романтично» булды.

Пар инде ундүрт ел бергә. Каһировлар Айдар һәм Рөстәм исемле ике ул тәрбияли. Эльмира – иренең продюсеры, төркеменең концерт директоры, барлык оештыру эшләрен алып баручысы. Филүс Каһировның төрле чыганакларга әңгәмәләрдә Эльмираның төп тәнкыйтьчесе булуын да әйткәне бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар