Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы фатирда табылган ике мумиянең берсе шәһәрдә танылган укытучы булып чыккан

news_top_970_100
Чаллыдагы фатирда табылган ике мумиянең берсе шәһәрдә танылган укытучы булып чыккан

Бу атнада Чаллының 27нче комплексындагы фатирда озак яту сәбәпле мумиягә әйләнеп беткән ике хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр чыкты. «Челнинские известия» журналисты Ляля Гайфутдинова, бу фатирда булып, вакыйганың нечкәлекләрен ачыклаган.

Әлегә экспертиза, бу хатыннар 1 ел тирәсе элек үлгән, дип фаразлый. Журналист язуынча, подъезддагы күршеләре бу фатирдагыларны инде 2 ел буе күрмәүләрен әйткән. Алар аңа кадәр дә ябык тормыш рәвеше алып барганнар, эскәмиядә утырмаганнар, кунакка да йөрмәгәннәр, үзләренә дә чакырмаганнар. Хәзер күршеләре шаккатып сөйли икән: «Ә без стена артында гына ике мәет ятканын белмәдек тә...»

Элек 2 бүлмәле фатирда 3 кеше яшәгән. Ике хатын һәм әниләре – Евгения К. Ул инвалид булган, 96 яшендә 2 ел элек үлгән. Исән чагында аны ике кызы – 78 яшьлек Ольга Сергеевна А. һәм 74 яшьлек Татьяна Сергеевна А. караган. Фатирдагы мәетләр – шушы ике хатынныкы. Аларның үлем сәбәбе билгеле түгел. Берсе ваннада булганда үлгән, икенчесе – караваты янында. Аларның рәвешләрен күреп, оперативниклар да үзләрен начар хис итә башлаганын әйткән. Башта кайсы үлгәнен дә ачыклый алмаганнар.

Фатир хуҗаларының 157 мең сум бурычы җыелган. Журналист бу йорттагы идарәче оешма – УК «Челныгорстрой» директоры Руслан Кәримов белән сөйләшкән. «Ни өчен ЖЭК хезмәткәрләре бурычлылар белән сөйләшеп карамаган?» – дигәч, ул: «Ишекне ачмасалар, без нишли алабыз? Хәзер аларның бурычларын безгә түлисе була», – дигән.

Хәзер үлгән хатыннарның туганнарын ачыклыйлар икән. Хатын-кызларны аларның туганнары соравы буенча эзли башлаганнар һәм фатирга пүнәтәйләр белән кергәннәр. Алар күпме шулай ятыр иде – алар белән элек аралашмаган, начар мөнәсәбәттә булган хатын-кыз туганнары, дуслашырга теләп, аларны эзли башлый. Шалтырата алмагач, ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Бүлмәдә берничә сантиметр тузан яткан. Журналист язуынча, бу фатирларның тәрәзәләренә кояш бер дә карамый икән.

«Челнинские известия» бу хатыннарның кем икәнен ачыклаган. Ольга Сергеевна «Этюд» спорт мәктәбендә тәрбия эшләре буенча завуч булып эшләгән. Ул Омскида туган, Чаллыга килеп төпләнгән һәм 1995 елдан мәктәптә эшләгән. Бу хакта директор Константин Деняпкин сөйләгән, аны уңай яктан гына телгә алган. «Ул документацияне, эш тәртибен булдырды. 30 ел узса да, аның башлангычы белән файдаланабыз», – дигән ул.

Ул таләпчән булган, автомобиль йөрткән, әмма эшкә җәяү йөргән. Аның үз бизнесы да – ларегы да булган.
«Ольга Сергеевна ябык иде, беркем белән дә ачылып сөйләшмәде. Без аның әнисе белән яшәгәнен һәм бер туганы булуын гына беләбез. Туганы ул чакта тормышта иде, кызы бар иде», – дигән директор.

Спорт мәктәбе завхозы Любовь Евсеева аның матур итеп киенеп йөргәнен сөйләгән. Ольга Сергеевна кияүдә булмаган, спорт белән шөгыльләнгән.

«Ул минем белән ачылып сөйләште, – дигән Евсеева. – Ул бик тә сеңлесенең кызын ярата иде, аның чыгарылышына сатып алган күлмәкне күрсәтеп сөйләгән иде. Ул бик ябык булса да, мин аның эчендә җан ярасы бар икәнен сизә идем. Ул автомобиль сатып алгач, гомере буена үзенең нәрсәгәдер ирешә алачагын исбатларга теләвен әйткән иде. Шуңа да ак автомобиль сатып алган иде».

Ольга Сергеевна 59 яшендә, 2004 елда мәктәптән киткән. Мәктәпнең элекке директоры Виктор Гончаров, пенсиягә чыгу Ольга Сергеевнага психологик яктан авыр бирелде, дигән. «Ул кирәкле белгеч иде, бүләкләр ала иде, хуҗабикәгә әйләнеп калды. Ул бездән ябылды. Без аны корпоративларга чакырдык, әмма ул баш тартты. Аннары телефонын да алмый башлады. 8 мартта бер аның өенә бардык, ул ишек тә ачмады. Кызганыч, аның тормышы шулай тәмамланган», – дигән ул.

«Бу кешеләр турында хәтерне иң озак саклаучылар – ЖКХ хезмәткәрләре булып чыккан», – дип яза журналист. Алар даими рәвештә квитанция җибәреп барган. Бурыч 157 мең сумга җиткән. Пенсия хезмәте өчен исә хәбәрсез калган бу хатыннар әйбәт кенә булып чыккан. «Әгәр кеше пенсия алмаса, ул кире пенсия фондына кайта, 6 айдан түләү туктатыла», – дип хәбәр иткәннәр пенсия фондында.

«Безнең тормышыбыз бик үзгәрде, кызганыч, кешелеклелек дефицитка әйләнде, – дип сөйләгән психолог Наилә Сафина. – Бер подъезддагы гына түгел, бер мәйданчыкта яшәгән кешеләр дә бер-берсен белми. Өстәвенә, өлкән яшьтәге кешеләр курка – төрле сатучылар, тикшерүчеләр йөри. Шуңа да ябык тормыш рәвеше алып баралар – ишекне дә ачмыйлар, аралашмыйлар да».

Чаллыда ялгыз кешеләр белән шөгыльләнә торган «Ышаныч» оешмасы бар икән. Социаль хезмәткәрләр 513 кешенең хәлен белешеп тора. Кызганыч, бу хатыннар ул исемлеккә кермәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100