Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы балалар бакчасында әти-әниләр сабыйларны кандалалар талаудан зарлана

news_top_970_100
Чаллыдагы балалар бакчасында әти-әниләр сабыйларны кандалалар талаудан зарлана
видеодан скриншот

Чаллыдагы «Чулпан» балалар бакчасында сабыйларны кандалалар тешләп бетергән. Әти-әниләре сүзләренчә, санитария эшкәртү булса да, ярдәме тимәгән. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Әти-әниләр әлеге хәл турында социаль челтәрләрдә яза, администрациягә мөрәҗәгать итә. Алар, сабыйлар бакчадан тешләнеп бетеп кайта, аннары кычыналар, дип зарлана.

«Аллергия куркынычы барлыкка килә. Аллергия – организмның чит аксымнарга реакциясе. Балаларда аеруча еш була, шуңа күрә алар кандала тешләүдән җитди зыян күрергә мөмкин. Кандала тешләгән вакытта организмга кертә торган төкерек – бик көчле аллерген», – ди табиб-педиатр Наталья Галеева.

«Чулпан» балалар бакчасына 80 сабый йөри, бу – 4 төркем. Шуларның 2сендә кандалалар бар.

Бакча мөдире Айгөл Хәйруллина сүзләренчә, алар үзләре бер тапкыр дезинфекция ясаган, бөтен иске матрацларны чыгарып ташлаган, урын-җирне алмаштырганнар. Икенче тапкырында белгечләр чакырып, башка кабинетларны да эшкәрткәннәр, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100