news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда юлдан барган килеш машинага ут капкан

news_top
Чаллыда юлдан барган килеш машинага ут капкан
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чаллы юлыннан бара торган машинага ут капкан. Бу турыда «Татар-информ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

«Geely Emgrand» машинасы хәрәкәт иткән чакта фаҗига килеп чыга. Шаһитлар коткаручылар килгәнче янгынны сүндереп бетерә.

Машина йөртүче пешкән, аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

Ведомство белешмәсе буенча, ир-ат машина салонында тәмәке кабыза, аннары шартлау була, һәм янгын чыга, диелә хәбәрдә.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, машина йөртүчегә 60 яшь, ул пицца китереп бирү белән шөгыльләнә. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре белешмәсе буеча, транспорт чарасы механизмнары дөрес эшләмәү сәбәпле, баллоннан газ чыгып торган. Йөртүченең бите һәм куллары пешкән.

Социаль челтәрләрдә шартлау сәбәбе тәмәке кабызу, дигән версия турында сөйләшәләр. Машина йөртүче «Челнинские известия»гә моны расламаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар