news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче хатын танышулар сайтындагы «инвестор»га ярты миллионнан артык акча биргән

news_top

Чаллыда яшәүче 39 яшьлек сатучы хатын-кыз акча салуны тәкъдим иткән мошенниклар корбаны булган. Җинаятьчеләр аның 675 мең сум акчасын үзләштергән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Җинаять тарихы танышулар сайтында хатын-кызның бер ир-ат белән аралаша башлавыннан башланган. Ул үзен инвестицияләр буенча менеджер дип таныштырган һәм танышына зур, уңышлы компаниягә инвестиция кертеп, өстәмә керем алырга тәкъдим иткән. Хатын-кызга бу проект кызыклы булып тоелган. Җибәрелгән сылтама аша кереп, ул өч ай дәвамында үзенең барлык җыелган акчасын өлешләп күчергән. Гомумән, хатын-кыз 675 мең сум акчасын мошенникларга биргән.

Акчасын кире чыгарырга теләгәндә, ул «менеджер» белән инде элемтәгә чыга алмаган. Алданганын аңлаганнан соң, сатучы полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ачыкланганча, бу хатын-кыз белән аралашкан ир-ат файдаланган телефон номерлары илнең төрле шәһәрләрендә теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар