Чаллы шәһәр суды пенсионер хатынның кызыннан алимент түләтү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерү карары чыгарган. Шикәр диабеты һәм гипертония авыруы белән интегүче хатын үзенең матди ярдәмгә мохтаҗ булуын исбатлаган. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.
Хатын-кызның пенсиясе аена 16 738 сум тәшкил итә, шул ук вакытта августта даруларга гына да ул 10 мең сум акча тоткан. Суд аның кызының аена якынча 18 мең сум акча эшләвен ачыклаган һәм ай саен әнисенә 12 963 сум түләргә, дигән карар чыгарган – бу Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумына туры килә.
Карар кабул иткәндә, дәгъвачының тагын бер эшкә сәләтле кызы барлыгы исәпкә алынган, ул әнисенә 10 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтә икән инде. Билгеле булганча, хезмәткә сәләтсез ата-аналарны матди тәэмин итү бурычы барлык балигъ булган балаларга да кагыла, диелә хәбәрдә.