news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче хатын ире янында күргән чит хатынны чәнчеп үтергән

news_top

Чаллыда 34 яшьлек хатын-кыз 37 яшьлек хатын-кызны чәнчеп үтергән. Көнчелек аркасындагы җинаять 30 апрельдә ГЭС бистәсендә була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 34 яшьлек хатын бергә яши торган ире янына тулай торакка кайта. Ул ирен башка хатын белән күреп ала. Шуннан соң талаш чыга. Бу хатын пычак ала да көндәшенең корсагына, күкрәгенә, муенына берничә тапкыр кадый. Яраланган хатын урында ук үлә.

34 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар