Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе гомерлеккә төрмәдә»: Чаллы хатыны Ирак төрмәсендә туган оныгын кайтару өчен тырыша

news_top_970_100
«Әнисе гомерлеккә төрмәдә»: Чаллы хатыны Ирак төрмәсендә туган оныгын кайтару өчен тырыша
https://pixabay.com/

Чаллыда яшәүче хатын Ирак төрмәсендә туган оныгына опека рәсмиләштерергә тели. Аның улы берничә ел элек хәбәрсез югалган булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Әлеге эшне Чаллы суды карый. Әни кеше улын «хәбәрсез югалган» дип тану турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә. Аның улы 10 елдан артык элек Мисырга киткән һәм даими рәвештә анасына шалтыратып торган, ләкин соңгы берничә елда ул шалтыратудан туктаган.

2021 елда Кызыл Хач вәкиле бу хатынга улының хәбәрсез югалуын әйтә. Хатыны сүзләренчә, бу ир-ат Иракта 2017 елда ук һәлак булган. Югалган Чаллы кешесенең хатыны – Якын Көнчыгыш илләренең берсенең гражданы, бу хатын гомерлеккә хөкем ителгән һәм хәзер Иракта төрмәдә утыра. Ул төрмәдә чакта бала таба. Хәзер ул кызын Чаллыдагы әбисенә тәрбиягә бирергә тели.

2022 елның мартында Чаллыда яшәүче әби кеше, улы хәбәрсез югалуын тануны, оныгы туу фактын аныклауны һәм аңа туу турында таныклык алуны сорап, Эчке эшләр министрлыгының Чаллы бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Суд материаллары буенча, югалган ир-ат, җинаятьчел бергәлек оештыру буенча җинаять эшендә гаепләнүче буларак, 2015 елда эзләүгә игълан ителә. Аннары аны халыкара эзләүгә бирәләр. Хәзерге вакытта җинаять эше туктатып торылган, чөнки бу гражданин законсыз кораллы формированиедән ирекле рәвештә чыгуы турында хәбәр итми, аның Россия территориясендә булуы турында белешмә юк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Россия суд-медицина экспертизасы үзәге белгечләре килен, нәни бала һәм әбинең биологик үрнәкләренә генетик экспертиза ясаган. Экспертлар ачыклаганча, алар 99,9991% туган булып чыга.

Россиянең Ирактагы Илчелеге линиясе буенча, оныкның тууы турында документны сорап мөрәҗәгать җибәрелгән. Ләкин Ирактан документ алу перспективасы бик томанлы, диелә хәбәрдә.

ЗАГС белгечләре аңлатканча, 1 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк баланың тууын теркәү турында таныклык булмаса, моны суд аша эшлиләр. Хәзер бала үскән, ул мәктәпкәчә яшьтә. Нәтиҗәдә, суд баланың атасын «хәбәрсез югалган» дип тапкан, оныкны әбисенә тапшыру өчен, баланың туу турында таныклыгы кирәк. Хәзер әби кеше балага опека рәсмиләштерә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100