news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче үсмер егет, кызы белән ачуланышкач, 9 катлы йортта үзенә кул салган

news_top
Чаллыда яшәүче үсмер егет, кызы белән ачуланышкач, 9 катлы йортта үзенә кул салган

Чаллыда 9 катлы йорт янында (17/06) 15 яшьлек үсмер егет мәете табып алганнар. Ул күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм аны инде коткарып калып булмаган.

Егет үзе күрше йортта яшәгән, аның 2 ир туганы булган. Үсмер малай йөргән кызы белән ачуланышкан, дип язган «Челнинские известия».

«Балигъ булмаучыны үлемгә җиткерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чаллы төркемендә бу фаҗига турында язалар:

«Нигә яшүсмерләргә ата-аналар, укытучылар, психологлар бу мөнәсәбәтләрнең вак әйбер икәнен, тормыш бәясенә торганын аңлатмый икән?»;

«Мәктәптә психологлар санга гына бар бит алар, алар эшләгән кыяфәт кенә чыгара», – дип язган икенчесе. Аңа каршы язучылар бар: «Мәктәптә психолог 1000 кеше өчен эшли. Бернинди профессионал да аның кадәр ташкын белән эшли алмый»;

«Без психологларсыз да нормаль үстек»;

«Без башка вакытта үстек. Хәзер заман башка, өлкәннәр үсмерләрне аңлый алмый, чөнки төрле вакытта яшибез»;

«Егетнең психикасы тотрыклы түгел, ә кызны гаепләячәкләр. Ул кызны гаепләгәннән ни файда? Тагын бер язмышны җимерү генә»;

«Малайлар өчен иң авыр яшь – аларның олы буласылары килә, ә кызлар аларны кабул итми...»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 февраль 2025
    Исемсез
    Менгэ Бер психолог Эшли белэдер
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар