news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче үсмер Алабуга районында суда бата башлаган кызны коткарган

news_top
Чаллыда яшәүче үсмер Алабуга районында суда бата башлаган кызны коткарган
Алабуга районы администрациясе фотосы

Чаллыда яшәүче 12 яшьлек Назар Уткин Алабуга районында суда бата башлаган кызны коткарган. Батырлыгы өчен яшь геройга Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Рәхмәт хаты тапшырган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Әлеге вакыйга 23 июльдә Олы Шөрнәк авылында була. Назар анда кунакта вакытта күлдә су коена. Шулчак ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетелә.

Ул вакытны әрәм итмичә салдагы кыз янына йөзеп килә һәм аны судан чыгарырга ярдәм итә. Икенче кызны исә әнисе коткарып кала.

Зыян күрүчеләргә 20 яшьлек Глеб Данилов та ярдәмгә килә. Ул балыкка барганда очраклы рәвештә вакыйга урынына килә, ашыгыч ярдәм чакырта һәм балаларга беренче ярдәм күрсәтә.

Назар әйтүенчә, ул куркып калмаган. Тугыз яшеннән йөзү белән шөгыльләнгәнгә, суда үзен ышанычлы хис итә. Яшь батыр Чаллыдагы 58 нче мәктәптә белем ала.

«Минем бары тик кызга ярдәм итәсем килде», – ди Назар.

Ачыкланганча, балалар су коену өчен билгеләнмәгән урында суга кергән.

Назарның әти-әнисенә дә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар