news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче укытучы мошенникларга 3,5 миллион сум акча күчергән

news_top

Чаллыда яшәүче 55 яшьлек укытучы берничә көн дәвамында мошенниклар белән сөйләшүләр алып барган. Алар аңа Мәскәүдән, Кемеров өлкәсеннән, Краснодар краеннан шалтыраткан. Явыз ниятле мошенниклар хатын-кызны, счетларыңдагы акчаларыңа куркыныч яный, дип ышандырган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Нәтиҗәдә Чаллыда яшәүче хатын-кыз билгесез счетларга 3,5 миллион сум акча күчергән, шуларның 997 меңе – кредитка алынган акчалар. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар