Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче пенсионер бабай бер күрүдә гашыйк булган 72 яшьлек хатынны эзли – игълан

news_top_970_100

Чаллыда яшәүче пенсионер 72 яшьлек хатынны эзләү турында игълан тараткан. Ул бу хатынны бер күрүдә яраткан, хәзер оныта алмый икән. «Челнинские известия» шул хакта яза.

Бабай бу хатынны табуына өметләнә.

Игълан карандаш белән язылган. Гашыйк ир-ат быел язын, автобуска утырып, «Восход – 1» бакчачылык ширкәтенә бара, шунда ул өлкән яшьтәге хатын белән сөйләшеп утыра. Әбинең бакчасы «Дизелист»та була. Бабай бу хатынга 72 яшь булуын, аның 25нче комплекста яшәвен әйтә.

«Мин аның исемен дә, фамилиясен дә сорамадым», – ди ул.

Хәзер бабай шушы хатынны оныта алмый, аны бөтен җирдән эзли. 25нче комплекста игъланнар язып элеп чыккан.

Ул үзен Владимир дип таныштыра, хатыны 2 ел элек вафат булган, 24нче комплекста яши. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы булуын да искәртә. Әгәр игълан аша таба алмаса, «Дизелист» бакчачылык ширкәтенә барып, бу хатынны эзләргә җыена, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100