Чаллыда 44 яшьлек хатын-кыз мошенниклар тозагына эләккән. Шәхси предприятие менеджеры брокерлык платформасында теркәлгән һәм башта аннан акчасын берничә тапкыр чыгара алган. Әмма зур сумма керткәч, аны мошенниклар алдаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Өч ай дәвамында ул төрле банклардан кредит алган һәм 2 миллион 100 мең сум акчаны җинаятьчеләр күрсәткән счетларга күчергән.
Чираттагы тапкыр акча күчерү турындагы хәбәрне алгач, хатын-кыз шикләнә башлаган һәм акчасын кире кайтаруны таләп иткән. Әмма аңа беркем дә җавап бирмәгән. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер хатын-кызның банклар алдында кредит бурычы калган.
Чаллыда тагын бер мошенниклык очрагы теркәлгән. 41 яшьлек эшмәкәр хатын-кыз көндез танышыннан ашыгыч рәвештә акча сораган хәбәр алган. Ул нечкәлекләрне ачыкламыйча, танышының банк картасына өлешләп 235 мең сум күчергән.
Кичен өйгә кайткач, хатын-кыз танышына шалтыраткан. Тик тегесе үзенең хәле яхшы булуын әйткән. Баксаң, мошенниклар аның социаль челтәрдәге битен ваткан һәм язылучыларына төрле ярдәм сорап хәбәрләр җибәргән.
Әлеге фактлар буенча Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эшләре ачылган.