news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче кыз интернетта бер егет белән танышкач, ярты миллион акчасын югалткан

news_top

36 яшьлек хатын-кыз гаризасы буенча, Чаллыда мошенниклык турында җинаять эше ачканнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Шәһәрдәге бер фирмада менеджер булып эшләүче хатын-кыз узган елның декабрендә танышулар сайтында ир-ат белән таныша. Ир-ат аңа мессенджерда аралашырга тәкъдим итә. Язышкан вакытта ир-ат танышын биржадагы уңышлы инвестицияләре белән кызыксындыра. Яшь хатын-кыз да моңа кушылырга тели һәм күрсәтелгән счетка беренче суммасын – үзе җыеп барган 290 мең сумын күчерә. Соңыннан 200 мең сум кредит та ала һәм счетка җибәрә.

Озак та узмый, сайтта бу акчаларның керем китерә башлавы турында мәгълүмат чыга. Хатын-кыз акчаларны алырга тели, тик булдыра алмый. Егет тә элемтәгә чыкмый башлый һәм аралашудан кисәк туктый.

Полиция гражданнарга уяу булырга һәм шикле финанс операцияләрендә катнашмаска куша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар