Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир-атны үтереп, мәетен тураклаган егетне тапканнар

news_top_970_100

Чаллы полициясе 2 ел элек булган җинаятьтә гаеплене ачыклаган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

2 ел элек Чаллыдагы фатирларның берсендә кеше үтерәләр. Мәетне тураклап, аның кисәкләрен шәһәрнең төрле урыннарына ташлыйлар. Җинаятьчене табу турында шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе Айрат Ханбиков шәһәр советы утырышында сөйләгән.

59 яшьлек Әнәс Беляев 2 ел элек – 2020 елның 30 ноябрендә югала. Ул 24нче комплекста яшәгән. Ул эшкә чыкмагач, хезмәттәшләре чаң суга. Волонтерлар белән эзләү нәтиҗә бирми.

Былтыр полиция җинаятьче эзенә төшә. Әнәс Беляевның күршесе – 23 яшьлек Артем Старостин җинаять кылган. Ул күршесе Әнәсне үтереп, мәетен тураклаган. Башын һәм кулларын Боровецкий күпере астында бәкегә салган, гәүдәсен һәм аякларын чүп контейнерларына салган. Хәзер полиция ир-ат мәетенең башка өлешләрен эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100