Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир-ат, коронавирус белән авырганнан соң, сукырайган, күзе үлекләгән

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир-ат, коронавирус белән авырганнан соң, сукырайган, күзе үлекләгән
5 нче шәһәр хастаханәсе, https://ntr-24.ru

Чаллыда яшәүче ир-ат, коронавирус белән авырганнан соң, сукырайган. Бу турыда «НТР 24» каналы хәбәр итте.

Ир-ат бөтенләй күзсез кала язган, дип хәбәр итә канал.

Чаллыда яшәүче ир-ат сүзләренчә, ул коронавирус белән авырган, аннары терелә башлавына сөенгән. Ләкин авыру нәтиҗәсе көтелмәгәнчә килеп чыккан – ир-ат кисәк кенә күрми башлый, сул күзендә үлекле ялкынсыну барлыкка килә.

Табиблар аңлатканча, инфекция үпкәләрне генә түгел, организмдагы башка органнарны һәм системаларны да зарарлый. Бу очракта вирус күрү органына тәэсир иткән.

Аннары аны Казанга җибәргәннәр, табиблар операция ясаган һәм консерватив дәвалау уздырганнар.

Бәхеткә, табиблар аның күзен саклап кала алган, күз күремен өлешчә кайтарганнар. Бу турыда 5 нче шәһәр хастаханәсе хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100