Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир алты елдан соң хатынын күрү бәхетенә ирешкән

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир алты елдан соң хатынын күрү бәхетенә ирешкән
"Татар-информ" архивы

Чаллыда яшәүче ир-ат 6 ел элек сукырая. 5нче хастаханә офтальмохирурглары аңа операция ясарга алына һәм аңа күрү сәләтен кире кайтара. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

67 яшьлек ир сирәк авыру – «Гийена-Барре синдромы» белән авыру сәбәпле, урын өстенә калган. Бу чир иммун системасы нервыларын зарарлый, кеше хәрәкәтләнә алмый. Өстәвенә, битендәге нервы параличлана, авыз куышлыгында яман шеш үсә, аңа операция ясыйлар. Сул күзе ябылмый, аңа операция ясарга ярамаган. Әмма табиблар уң күзенен күрү сәләтен кайтарырга мөмкин дип табып, операциягә алына.

Офтальмология бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльмира Шәрипова, авыру утырып тора алмау сәбәпле, хрусталик сайлау мөмкин түгеллеген әйткән. Операция ясар өчен ювелирларча эш башкарырга кирәк була.

Операцияне ике офтальмолог – Эльмира Шәрипова һәм Тамара Голованова ясый. Ике көннән ир күрә ала башлый. Ул 6 ел буена хатынының йөзен күрү һәм яраткан китапларын уку турында хыялланган, диелә хәбәрдә.

Операция ясаган табиблар

Фото: © Челнинские известия

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100