Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче гаилә өй шартларында гигант лимон үстергән

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче гаилә өй шартларында гигант лимон үстергән
видеодан скриншот

Чаллыда яшәүче Каюмовлар гаиләсе фатир – 1,3 килограммлы лимон үстергән. «ВКонтакте» челтәрендәге видеоларына караганда, әлеге җылы як агачы Насыйх абыйларда инде күптәннән үсә һәм аларның фатирын бик тә үз иткән.

Гаиләнең инде моңа кадәр дә лимон уңышы алганы булган. Мәсәлән, быел гыйнвар аенда Каюмовлар агачтан 991 граммлы лимон өзеп чәй эчкән.

Фото: © социаль челтәрләр

«Өй шартларында без менә шундый лимоннар үстерәбез. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү. Лимоны булган килеш тагын чәчәк атып утыра. Лимоны булган килеш тагын лимон бирәчәк. Өсте-өстенә килеп чыга инде», – дип сөйли Насыйх абый бер видеосында.

Октябрь ае уңышы исә тагын да сөендерерлек, шөкер итәрлек булган. Иң зур лимонны, кызык өчен, үлчәп тә караганнар, ул 1,3 килограмм авырлыкка җиткән. Агачта уңыш тагын да бар әле, калган лимоннар да сөбханаллаһ күренә. Лимонны өзгән вакытта Насыйх абыйга тормыш иптәше: «Әйдә, бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим, оп-па», – дип көч биреп тора.

«Җитешкән, шунда ук үзе төште. Хәзер үлчибез инде», – ди Насыйх абый. Лимонның килограммнан артканын күргәч: «Супер, мин әйткән идем бит», – дип, сабый баладай сөенә.

Шунысы кызык, лимон агачы, гап-гади гөл кебек үк, Каюмовларның тәрәзә төбендә үсеп утыра. Савытының төбенә таз куйганнар. Лимон агачы үзенә кирәк кадәр дымны шул табактагы судан ала булса кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100