Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче 75 яшьлек бабай фәхишә өчен 15 мең түләгән (фахишә ялган булып чыккан)

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче 75 яшьлек бабай фәхишә өчен 15 мең түләгән (фахишә ялган булып чыккан)
pixabay.com

Чаллыда яшәүче 75 яшьлек ир-ат фәхишә алам дип алданган. Бабай интим хезмәт күрсәтү турында белдерү тапкан һәм 12:30 сәгатькә өенә шәп кыз чакырткан. Фахишәне 15 мең ярым дип бәяләгәннәр, бабай пенсиясеннән шушы акчаны кызганмый түләгән, дип яза «Челнинские известия».

Тәгаенләнгән вакытка «асыл» кыз килмәгәннән соң да әле бабай 40 минут көтә, аннары полиция бүлегенә шикаять итә. Анда бабайның акчаны Казандагы фахишәгә түгел, Ростов өлкәсендә теркәлгән телефонга күчерүен ачыклыйлар.

Бабайга исә үзенең мондый хәлдә калган бердәнбер кеше түгеллеген белеп юанырга гына кала. Чаллыда яшәүче һәм беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек ир-егет тә шундый ук хәлдә кала. Егет бабайга караганда саграк була, ул интим хезмәт белән бик озаклап нечкәлекләрне ачыклый, аннары мобиль кушымта аша «досуг фирмасы» счетына 13 мең акча күчерә. Фатирында кунакны кичке 8дән төнге 11гә кадәр көтә, ләкин беркем дә килми. Егет полиция бүлегенә гариза язган. Аның белән сөйләшкән абонентларның номерлары Волгоград, Воронеж һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән булуы ачыклана.

Әлеге фактлар буенча «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эшләре ачылган. Полиция бабайны алдаган мошенникны табачакмы, тапкан очракта бабайга алынмый калган хезмәтне натуралатамы, акчалатамы түләтәчәкләре язылмаган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 май 2023
    Исемсез
    Карт җүләр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100