Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда «Яңарыш»* экстремистик оешмасы координаторы Зиннур Әгълиуллинны кулга алганнар

news_top_970_100

Чаллыда «Яңарыш Татар Халык Партиясе»* (*РФ территориясендә эшчәнлеге тыелган экстремистик оешма) экстремистик оешмасы координаторы, 73 яшьлек Зиннур Әгълиуллинны сак астына алганнар.

«KazanFirst» чыганагы мәгълүматлары буенча, Әгълиуллинга карата «Нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешенең дәрәҗәсен кимсетү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әгълиуллинның өендә тентүләр узган, тыелган экстремистик әдәбият (берничә китап) алынган.

Фото: © kazanfirst.ru

«Яңарыш» экстремистик хәрәкәтенә Зиннур Әгълиуллин 1 ел чамасы элек кергән, аның актив катнашучысы һәм координаторы булган. Шул вакыт эчендә ул үз тирәсенә 3 егетне җыйган.Вербовкаланган егетләрнең берсе – 11нче сыйныф укучысы Марат. Укучы терактлар эшләүгә, көч структураларына һөҗүм итәргә, ут төртергә чакырган мәгълүмати канал булдырган. Ул шулай ук Татарстанның Россиядән аерылуы өчен дә чыгыш ясаган.

Зиннур Әгълиуллин берничә мәртәбә көч структуралары хезмәткәрләре игътибарына эләккән булган. 1993 елда ук аңа Җинаять кодексының берьюлы берничә маддәсе буенча гаепләү белдерелгән була. Шул исәптән массакүләм тәртипсезлекләр оештырган, корал йөрткәне һәм советка каршы пропаганда өчен. Әгълиуллин хокук сакчыларына һөҗүм иткән, аларны чылбыр белән кыйнаган.

2012 елда «органнар» Әгълиуллин белән яңадан кызыксына башлый. Бу юлы нәфрәт яки дошманлык уяткан, шулай ук кешелек дәрәҗәсен түбәнсеткән өчен. Җинаять эшләреннән тыш, Әгълиуллин, дошманлык уяткан өчен, берничә тапкыр административ җаваплылыкка да тартылган. Ул шартлы рәвештә һәм реаль срокларга да хөкем ителгән булган.

«Яңарыш Татар Халык Партиясе»* экстремистик оешмасын АКШта яшәүче Иршат Хәбиев җитәкли. Зиннур Әгълиуллин анда координатор һәм активист. Хәбиев сепаратизмга һәм Татарстандагы вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән яшерен эшчәнлек оештырган.

Хәрәкәт лидеры Хәбиевнең Россиядә төрле җинаять маддәләре буенча, шул исәптән корал әйләнеше һәм ялган документлар өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылганы билгеле. Хәбиев 2019 елда АКШка эмиграциягә киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100