news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда ташландык бинада үсмерләргә атканнар

news_top
Чаллыда ташландык бинада үсмерләргә атканнар
https://pixabay.com

Чаллыда билгесез кеше үсмерләргә берничә тапкыр аткан, тикшерү бара. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Чаллыда «Бабочка» дип аталган ташландык бина янында булган вакыйга турында язалар. Билгесез кеше кимендә өч тапкыр аткач, ядрә бер малайның башына, икенчесенең кулына тия. Имгәнгән балалар сүзләренчә, атучы өченче катта утыра, ул кара киемнән була.

«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгында әйткәнчә, ике үсмер ташландык бина территориясендә травма алуы турында 20 сентябрьдә хәбәр иткәннәр.

«Хәзерге вакытта тикшерү бара, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк. Яралар, якынча белешмә буенча, пневматик коралдан атып ясалганы ачыкланды», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар