Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда үсмер малай сыйныфташ кызының күкрәк читлеген сындырган

news_top_970_100
Чаллыда үсмер малай сыйныфташ кызының күкрәк читлеген сындырган

Чаллыдагы мәктәпләрнең берсендә укучы үсмер малай сыйныфташ кызының күкрәк читлеген сындырган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Укучы балага карата ачылган җинаять эшен Чаллы судына тапшыралар. Ул алдан уйлап сәламәтлеккә зыян китерүдә гаепләнә.

Малай кыз белән озак вакыт дәвамында талашып торуы билгеле. Бер көнне ул кызның күкрәгенә йодрык белән суга. 

Табиблар кызның күкрәк читлеге сынуын ачыклый. Баланы хастаханәгә салалар.

Имгәнгән кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Үсмергә карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100