news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда улына кунакка барган әти кеше баласының бер атна яткан мәетенә тап булган

news_top

7 гыйнварда 14:00 сәгатьләрдә Чаллы кешесе 65 нче комплексның бер йортында яшәүче улының хәлен белергә барган. Өйгә кергәч, ата кеше 38 яшьлек улының үле гәүдәсенә тап булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Үлем вакыты – якынча 7 тәүлек элек. Фаразлар буенча, ир-ат бәйрәм көнендә – 1 гыйнварда вафат булган. Әтисенең сүзләренә караганда, улы күптәннән йөрәк чиреннән җәфа чиккән. Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән.

Кискен үлемнең төгәл сәбәбе патологоанатомик тикшерүдән соң билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар