Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда үлгән 22 яшьлек егет мәетен бер атнадан тапканнар

news_top_970_100

Чаллыда 22 яшьлек егет үлгән, аның мәете фатирда 1 атна чамасы яткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Мәләкәс аръягының 21нче комплексындагы йортта яшәүчеләр начар ис сизеп ала. Шуннан соң алар участковыйны чакыра.

Күрше-күлән юкка борчылмаган – фатирда мәет табыла. Фатир хуҗасы – 22 яшьлек егет – инде 7 көн чамасы элек үлгән булуы ачыклана. Хәзер аның үлеме сәбәбен билгелиләр.

Мәрхүм беркайда да рәсми рәвештә эшләмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100