Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда укытучы Алена Мөхәммәтова өченче баласын тапканнан соң 36 яшендә вафат булган

news_top_970_100

Чаллыдагы Пушкин исемендәге прогимназиянең директор урынбасары Алена Мөхәммәтова 14 мартта 36 яшендә вафат булган. Аның 3 баласы ятим калган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ул – сынлы сәнгать укытучысы, педгогик стажы 10 елдан артык.

«Дустым Алена көтеп алган улы тууга әзерләнә иде, ире Рафаэль белән 8 һәм 11 яшьлек ике кызлары бар. Алена авырлы чорын нормаль кичерде, аннары саклануга ятты. «Бала тапкач, хәбәр итәрмен», – дип язды. Ләкин шуннан соң элемтәгә чыкмады. 6 мартта улын авыр тапты. Ул 4 кило авырлыкта», – ди хезмәттәше Ирина Зеленина.

Аленаны, бала тапкач, Казанга Республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Ул 14 мартта шунда вафат була.

Яңа туган сабый да Балалар республика клиник хастаханәсендә. Аңа Ранель дип исем кушканнар.

Аленаның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100