Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган КБК машинисты белән хушлаштылар

Чаллыдан мобилизацияләнгән ирне туган ягында – Мамадышта җирләячәкләр.

news_top_970_100
Чаллыда Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган КБК машинисты белән хушлаштылар

Бүген Чаллыда Серафим Саровский храмында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Павел Зуевны соңгы юлга озаттылар. 35 яшьлек ир-ат Чаллының катыргы-кәгазь комбинатында эшләгән. Аның хатыны Юлия тол калган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы.

Павел Зуев иң беренчеләрдән булып – 24 сентябрьдә мобилизацияләнгән. Аның белән бергә 73 кеше киткән. Ул Мамадышның Соколка дип аталган рус авылыннан булган, Чаллыда яшәгән.

«Бүген төш вакытында Комсомол районы башлыгы һәм хәрби комиссар үлем турында таныклык алып килде», – дип сөйләгән булган аның хатыны кичә. Гаиләгә ярдәм җыю оештырылган.

Павел КБКда 16 елдан артык эшләгән. Комбинатка 19 яшендә, армиядән кайтуга ук эшкә урнашкан. Бәдрәф кәгазе җитештерү фабрикасы цехында машинист булып эшләгән.

«Эшче буларак аның белән бервакытта да конфликтлар, кисәтүләр булмады. Ул фронтка беренчеләрдән булып китте, качып, авыру эзләп йөрмәде», – диде КБК генераль директоры урынбасары Евгений Залогин.

Һәлак булган хәрбине Мамадыш районы Соколка авылында җирләячәкләр.

 

Фото: © chelny-izvest.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100