Бүген Чаллыда шәһәр зиратында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Рамил Хаҗиевны соңгы юлга озаталар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. Ул сентябрь аенда мобилизацияләнгән булган.
29 яшьлек Рамил «ТЭМПО» Чаллы торба заводында автомат линияләр операторы булып эшләгән. Оешмага 2019 елда, армиядән кайткач та эшкә урнашкан.
Рамил өйләнмәгән булган, аның әти-әнисе калды.
Хәрбине Дан Аллеясында җирләячәкләр.