news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда танылган теш табибы Нотфулла Галиев вафат

news_top

Чаллыда танылган табиб-стоматолог Нотфулла Галиев вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Татарстанның атказанган табибы Нотфулла Галиев күптән бик каты авырган, ул хастаханәдә вафат булган.

Аның гомуми хезмәт стажы 46 ел, ул бар гомерен медицинага багышлаган. Аксубай районында туган, 1969 елда Туймазы хастаханәсендә эшли башлаган, 1976 елда Чаллыга күченгән.

Нотфулла Галиева – теш табиблары династиясенә нигез салучы, аның абыйсы һәм улы да стоматолог, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмне иртәгә, 12 октябрьдә, соңгы юлга озаталар. Аны шәһәр зиратында, былтыр декабрьдә вафат булган хатыны янына җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар