Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе янына җирләнде». Чаллыда танылган табиб оныгы никахтан соң ике айдан һәлак булган

news_top_970_100
«Әнисе янына җирләнде». Чаллыда танылган табиб оныгы никахтан соң ике айдан һәлак булган
шаһитлар

Чаллыда Дәүләт саниэпиднадзор үзәгенең элеккеге баш табибы Кифая Ганиеваның бердәнбер оныгы авариядә һәлак булган. Мәрхүмә кыз егете белән ике ай элек кенә никах укыткан булган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Элина исемле кыз егете белән биш ел очрашып йөри. Быел мартта алар никах укыта, августта туй уздырырга җыеналар. Тик бәхетле гаилә ике ай гына бергә яшәп кала.

Элина – Кифая Ганиеваның бердәнбер оныгы.

Фаҗига 22 майда Минзәлә трассасында була. «Лада Приора» машинасында өч дус туган көн бәйрәменнән кайтып килә. Якынча белешмә буенча, рульдәге 22 яшьлек кыз тизлеген арттыра һәм идарәсен югалта. Машина каршы як полосага чыга һәм коймага бәрелә. Аннары машина икенче яктагы коймага барып бәрелә, аннары кабат кирегә китә.

Пассажир утыргычында Элина була. ЮХИДИ белешмәсе буенча, кызлар икесе дә иминлек каешын эләктермәгән.

Элинаның 21 яшьлек ире ашыгыч ярдәм чакыра. Ул үзе арткы утыргычта булган, могҗиза белән генә имгәнми калган. Егет машинадан чыга һәм якында тукталган шаһитлар белән 112 номерына шалтырата.

«Челнинские известия» сайты карамагында булган видеода «Мин исән. Ашыгыч ярдәм җибәрегез, коткарырга кирәк» дип кычкырган тавыш ишетелә. Аннары диспетчер авария урынын сорый.

Элина табиблар килгәнче үлә. Аның дусты Гүзәлгә катлаулы операция ясыйлар, ул реанимациядә.

Элинаның кайнанасы сүзләренчә, никах кияү йортында булган, Элинаның әбисе – 79 яшьлек Кифая Ганиева бәйрәмгә килә алмаган. Ул каты авырудан соң авыр йөри икән. Кияүнең әти-әнисе кыз сорарга килгәч, Кифая Ганиева хәер-фатихасын биргән.

Кифая Муллахметовна — Чаллыда туып-үскән, 27 ел буена шәһәрнең баш санитар табибы булып эшләгән. «Челнинские известия»гә биргән бер интервьюда ул бердәнбер кызы Гүзәлнең дә аның эзеннән китеп, Казан медицина институтын тәмамлавын әйткән. Кызганычка, Гүзәл 37 яшендә үлә. «Әнием, мин сине яратам» – аның соңгы сүзләре булган. Гүзәлнең кызы – 16 яшьлек Элина әбисе белән калган. Кифая ханым Элина гаилә династиясен дәвам итәр дип хыялланган.12 июльдә Элинага 21 яшь туласы иде. Аны 24 майда әнисе янында шәһәр зиратында җирләгәннәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100